Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Разиф Кәримов: «Болар белән утны-суны кичеп була» (барлык фотолар)

Бүген Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда киң колач белән «Уңыш бәйрәме −2023» билгеләп үтелде. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, эшкәртү сәнәгате уңганнарын тәбрикләргә, алар белән агымдагы ел уңышы сөенечен уртаклашырга, тармак ветераннарына хөрмәт белдерергә мәртәбәле кунаклар да килде.

Уңыш бәйрәмендә район башлыгы Разиф Кәримов белән бергәләп Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, ТРның Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, ТРның мәдәни мирас объектларын саклау буенча Дәүләт комитеты рәисе, район кураторы Иван Гущин, «Агросила» АҖ генераль директоры урынбасары Петр Чаплыгин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

«Традицион төстә һәр елны шикәр чөгендере казу төгәлләнгәннән соң без бергәләп „Уңыш бәйрәме“ үткәрәбез. Быел да бу мөһим чарага зур игътибар биреп тармакта эшләүче һәр тырыш хезмәткәргә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Хезмәт кешесенә хөрмәтебез зур», — диде район башлыгы.

Аның сүзләрен республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов та күтәреп алды.

— Быелгы авыр табигать шартларына карамастан республикада өч миллион ярым тоннадан артык икмәк җыеп алынды. Үсемлекчелектә Зәй районы аграрийларының һәрчак алдынгы булуы билгеле. Быел да сез зур уңыш җыюга ирештегез. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, министрыбыз Марат Җәббаров исеменнән тирән рәхмәт белдерәм, — диде ул үз чыгышында.

«Уңыш бәйрәме — 2023» уңаеннан «Энергетик» Мәдәният сарае фойесында заманча күргәзмә оештырылган иде. Биредә «Зәй икмәге» предприятиесе тарафыннан ясалган икмәк йорты, клиндер самовар күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Шулай ук үзенчәлекле фоторамка артында истәлеккә фотосурәткә төшүчеләр дә күп булды. Зәңгәр экранда игенчеләрнең быелгы урып-җыю чорын үткәрү мизгелләре күрсәтелде. Музыка мәктәбе укытучылары коллективы тарафыннан башкарылучы көйләр йөрәкләргә дәрт өстәде. Ә «Мирас» балалар җыр-бию ансамбле чыгышы кунакларны әсир итте.

Бәйрәм барышында район башлыгы Разиф Кәримов быелгы авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлеге белән таныштырды. Елның авыр килүенә карамастан ул игенчелектә районның зур уңышларга ирешүен билгеләде. Бу урып-җыю сезонында Зәй аграрийлары бөртеклеләрне бер гектардан уртача 25,8 центнер күләмендә җыеп алдылар. Икмәк кабул итү предприятиеләрендә 98 мең тонна ашлык тупланды.

«Быелгы шактый кыен һава шартларында мондый яхшы уңыш ала алу игенчеләребезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Авыл хуҗалыгы белгечләренең технологияләрне дөрес, вакытында куллана белүе. Бөртеклеләрне җыюда аеруча нәтиҗәле эшләүче механизаторлар Андрей Митрофанов, Ирек Хәсәншин, Рөстәм Фәрвәев, Айрат Уразманов, Рөстәм Җиһаншин. Алар 3 мең тоннадан артык икмәк суктыруга иреште», — дип ассызыклады район башлыгы Разиф Кәримов «Уңыш бәйрәме-2023» барышында үз чыгышында.

Яшь комбайнчылар Ислам Насыйбуллин, Айнур Гыйниятуллин, Газинур Әхмәтшин, Рөстәм Мөхәмәтдинов нәтиҗәле хезмәтләре белән аерылып торды.

«Араларыннан Рөстәм Мөхәмәтдинов инде өченче елын рәттән республика күләмендә уздырылучы „Хезмәт кешесен данлыйбыз“ бәйгесендә алдынгы урыннар алып килә. Быел ул өченче булды, узган ел җиңү яулаган иде», — дип билгеләп үтте район башлыгы.

Һәм тугыз алдынгы комбайнчы район башлыгы кулыннан «Иң яхшы игенче» лентасы алдылар һәм 50шәр мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Районыбызның 20 механизаторы, суктырылган икмәк күләме буенча «2023 нче елның иң яхшы комбайнчысы» республика бәйгесендә катнаша, Татарстан Рәисе премиясенә лаеклыларның исемнәре тиздән билгеле булачак.

Районның төп техник культурасы булган шикәр чөгендеренә дә аерым тукталып үтте район башлыгы.

— Үсемчелек тармагындагы төп культурабыз — шикәр чөгендере казуга быел Агрохолдингның технологик картасы нигезендә 23 нче августа керештек. Басуларда 14 чөгендер җыю комбайны, 3 төягеч эшләде. «Зәй шикәре» агрофирмасыннан Дамир Баһаутдинов, Павел Мельников, Шәйхенур Миннекәв, «Зәй» агрофирмасыннан Айдар Галимов, Расим Мифтеев, Айнур Шәйхиев, «Восток» агрофирмасыннан Сергей Гришанин, Геннадий Герасимов, Александр Синицын «Ропа — Тигр» комбайннарында 5әр йөз гектардан артык мәйданда татлы тамыр уңышын җыеп алдылар. Боларга сокланмый мөмкин түгел, — диде ул.

Зәйлеләр шикәр чөгендерен эшкәртеп, җитештерү эшен дәвам итә. Чөгендерне казу төгәлләнсә дә кырларда өеп куелган чималны шикәр заводына ташу дәвам итә. Зәйнең шикәр заводына бүгенге көнгә 500 мең тонна татлы тамыр китерелгән, шуларның 340 мең тоннасы эшкәртелгән. Яңа уңыштан 52 мең тонна шикәр, 13 мең тонна меласса, 15 мең тонна гранурлаштырылган жом әзерләнгән.

Терлекчелек тармагында эшләүчеләр дә сынатмый. 400 дән артык кеше 7 меңнән артык мөгезле эре терлекне карап-тәрбияләп тора. Районда 2700 баш сыер, 1200 сарык, 139 баш ат исәпләнә.

Бер тәүлеккә иң күп артым алган «Таң» товарлыклы-сөтчелек комплексы терлекчеләре Ильяс Садретдинов, Николай Васильев, «Зәй» комплексыннан Җәүдәт Гатауллиннар да мактап телгә алынды. Сыер савучылар, 9 айда бер сыердан 5 мең килограммнан артык сөт сауган «Зәй» һәм «Зәй шикәре» комплекслары савымчылары Физәния Төхбәтуллина, Гөлназ Зиннурова, Гөлфинур һәм Венера Гатауллиналарга рәхмәт белдерелде.

Терлекләрне уңышлы кышлату өчен бер шартлы баш терлеккә, узган елдан калган запасны исәпкә алып, 48,2 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Бу эшне башкаруда механизаторлар Риназ Закиров, Фәрит Фәтхуллин, Михаил Ермолаевларга тиңнәр юк. Районыбызның авыл хуҗалыгы күрсәткечләрендә крестьян — фермер хуҗалыкларының да саллы өлеше бар. Үсемчелек буенча Рафис Фәрдиев һәм Альберт Шакиров югары нәтиҗәләргә ирешеп эшли.

— Терлекчелек тармагында, шәхси хуҗалыкларны да кертеп, 3650 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 1212 савым сыеры исәпләнә. Ел башыннан 131,5 тонна сөт, 734 тонна сыер ите җитештерелгән. Фермерлар атна саен үткәрелә торган ярминкәләрдә һәм төрле чараларда даими катнашып киләләр. Тотрыклы эшләүчеләр арасыннан Вера Савгильдина, Николай Карташов, Анна Быля, Флера Әхмәтҗанова, Александр Носов, Петр Степанов, Ольга Шайгарданова һ.б. хуҗалыкларны билгеләп үтәсем килә, — диде Разиф Галиевич.

Кошчылык юнәлешендә ел башыннан 640 тонна ит җитештерелгән. Фермерларыбыз бройлерлар, каз, үрдәк үстерәләр. Продукцияләре районда да, республикадан читтә дә уңышлы сатыла. Илнар Әхмәтҗанов, Фаяз Зәйнетдинов, Рәфизә Фасхетдинова, Җәүдәт Зәйнашев, Радик һәм Артур Мөхәммәтҗановлар, Чулпан һәм Михаил Мартемьяновлар үз эшләренең чын осталары булып өлгереп җиттеләр. Биналарында заманча җиһазлар урнаштырылган, кошларны карап тоту һәм ашату технологиясен камилләштерә баралар. Ә Денис Мельников куян үрчетү буенча Агростартап программасы буенча грант отты. Терлекләрнең саулыгында район ветеринар табибларының да өлеше зур.

Соңыннан авыл хуҗалыгы тармагының һәр юнәлешендә нәтиҗәле хезмәт куючылар төрле дәрәҗә бүләкләр алды, акчалата сертификатларга ия булдылар. Разиф Кәримов агросәнәгать тармагында җитәкче вазифаларда хезмәт куючыларны аерым сәхнәгә күтәреп, рәхмәт белдерде.
«Болар белән утны-суны кичеп була», — диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев