Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Разиф Кәримов: “Безнең көч – бердәмлектә!”

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, район активы алдында чыгыш ясап, бүгенге сәяси вәзгыять, районның социаль-икътисади үсешенә күзәтү ясады.

Киләчәккә мөһим булган юнәлешләрне билгеләде, район халкын алга таба да бердәм булырга, авырлыкларга бирешмәскә өндәде. Аның укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез:

“Бүген, илебез кабат ныклыкка сыналган чорда, барысы да безнең бердәмлегебездән, ныклыгыбыздан һәм рухыбызның какшамас булуыннан тора. Бөек Ватан сугышы елларында өлкән буын күрсәткән ныклык, алар яулаган Җиңү безне теләсә нинди сынаулар алдында җиңелмәс итә, чөнки без –  нәкъ менә шул курку белмәс батырлар дәвамчылары.

Бүгенге көндә Зәй муниципаль районыннан 500дән артык хәрби махсус хәрби операциядә катнаша. Алар - безнең иминлегебезне, киләчәгебезне саклау буенча Ватан алдындагы изге бурычны үтәүче районыбызның иң яхшы уллары. Егетләребезнең һәрберсе - чын батырлык, Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге.

Әлеге батыр якташларыбызны Җиңүгә рухландыру максатында, без монда – тылда аларга һәртөрле ярдәм оештыру, аларның гаилә әгъзаларына булышлык итүгә бурычлыбыз. Билгеле булганча, районда хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем төзелде. Һәрьяклы игътибар күрсәтү, шул исәптән балаларның ялын һәм сәламәтлеген кайгырту, балалар бакчаларына ата-ана түләвеннән азат итү, түгәрәкләргә һәм спорт объектларына бушлай йөртү, мәктәпләрдә түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итү буенча эшләр җайга салынган. Хәрби гаиләсендә яңа туган сабыйга район бюджетыннан социаль ярдәм күрсәтү максатында 100әр мең сум бирелә. Ягулык материалга ихтыяҗы булган 158 гаилә утын белән тәэмин ителде, торакны ремонтлауда, транспорт хезмәте күрсәтүдә, терлек азыгы әзерләүдә булышлык күрсәтелә.

Кыска вакытлы ялда булган хәрбиләр белән 30 очрашу үткәрдек, шуларның 18е - узган елда, 12се - быел оештырылды. Алар белән аралашу барышында билгеле булган, гомумән, килеп ирешкән һәртөрле мәсьәләләрне оператив һәм уңай хәл итәргә тырышабыз.

Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк зәйлеләр алгы сызыктагы батыр егетләребезгә, Лисичанск һәм Рубежное халкына, Луганск өлкәсенең яңа азат ителгән территорияләрендә урнашкан госпитальләргә, фронтның беренче сызыгындагы 70 кыр госпиталенә актив ярдәм күрсәтәләр. Волонтерлар маскировка челтәрләре үрәләр, коры ашлар, кипкән токмач, тиз бозылмый торган тәм-томнар, окоп шәмнәре, култык таяклары ясыйлар, эчке киемнәр тегәләр, оекбашлар бәйлиләр һәм башка күп төрле кирәк-яракларны әзерлиләр.

Хәрби операция башланганнан алып бүгенге көнгәчә район халкы, активистлар, волонтерлар һәм район җитәкчелеге көче белән 90нан артык гуманитар ярдәм рейсы оештырылды. Гомумән алганда, 700 тоннадан артык йөк озатылды: аларда беренчел кирәк-ярак товарлары, автомобильләр, мотоцикллар, тепловизорлар, генераторлар, квадрокоптерлар, бензопилалар, буржуйка мичләр, мич казаннары, азык-төлек, кием-салым, гигиена һәм реабилитация чаралары, медикаментлар, дистәләгән мең квадрат метрда маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре. су савытлары, газ баллоннары, агач, төзелеш материалы һәм башкалар.

Әле 16 июльдә генә шәхсән үзем гуманитар ярдәм белән шыплап төялгән ике зур йөк машинасын озата бардым. Бу инде минем махсус хәрби операция зонасына гуманитар миссия белән алтынчы сәфәрем булды. Мондый сәфәрдән соң һәрчак егетләребезнең безне анда ничек көтүләрен, алар янына барып очрашуларның аларга нинди рухи көч бирүен үз күзләрем белән күреп кайтам. Алар безне көтәләр, туган төбәктән, өйләреннән җылы хәбәргә сусаган алар. Өйдән килгән һәртөрле яхшы хәбәр безнең егетләрнең рухын саклап калу өчен кирәк. Һәм без аларга гуманитар йөкне генә түгел, ә туган төбәктән - шәһәр һәм район яңалыклары турында язылган газеталарны да бик рәхәтләнеп җиткерәбез.

Районда, бөтен республикадагы кебек үк, контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнарны сайлау буенча эш алып барыла. Зәйлеләр үз илләренең патриотлары һәм аңлы рәвештә Ватан чикләрен саклауга алыналар. Без үз чиратыбызда хәрби хезмәткә контракт төзүчеләргә ярдәм чаралары турында аңлатабыз.

Ә тыл ныклы булсын өчен безгә әле монда тырыш хезмәт куеп ил икътисадын какшатмау өчен җиң сызганып эшләргә кирәк. Четерекле чор кичерүгә карамастан, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән барлык илкүләм проектлар, республика һәм муниципаль программалар бернинди кыскартуларсыз уңышлы гамәлгә ашырыла. Без төп өч принципны алга куеп эшлибез: ул “Һәркем мөһим”, “Хезмәт аша мул тормыш”, “Хезмәткә лаеклы түләү". Әлеге принциплар район Советы депутатлары кабул иткән стратегик документ –«2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге чорга Зәй муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе турында» карары нигезенә салынган.

Бердәм эш нәтиҗәсендә һәм 2030 елга кадәрге үсеш стратегиясенә нигезләнеп, район тотрыклы үсешнең уңай динамикасын саклый. Соңгы ун елда территориаль җитештерелгән тулаем продукция күләмендә җитди үсеш күзәтелә. 2014 елда ул 24 млрд. сум булса, 2023 елда 70 млрд. сумга кадәр җитте. Район икътисадына 22,4 млрд. сумнан артык инвестицияләр кертелде.

Район территориясендә урнашкан предприятиеләр уңышлы үсештә һәм үз бурычларын лаеклы үтиләр. Бу исә, һичшиксез, халыкның керемнәрен арттыруга, яшәү дәрәҗәсе үсүгә ярдәм итә. «Җан башына акча керемнәре» күрсәткече үсеше соңгы биш елда 34% ка тәэмин ителгән (2019 елда - 27667,6 сум, 2023 елда - 37132,3 сум).

Ирешелгәннәр күп, әмма алда әле төрле өлкәләрдә яңа бурычлар тора.

Мин ышанам, безнең көч-бердәмлектә, хезмәт сөючәнлектә, Ватанга мәхәббәттә, гаиләләр һәм мәдәни традицияләрдә. Барыгызга да районыбыз һәм республикабызның киләчәге өчен нәтиҗәле эш телим!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев