Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Разиф Кәримов: «Без егетләр белән бергә»

Ватан – Ананың ил бөтенлеген сакларга чакыруына Зәй төбәгенең дә батыр уллары кушылды.

Бүгенге көндә 300 дән артык ир-егетебез фронт сызыгында. Алар дошманга каршы аяусыз көрәш алып бара, ә тылдагылар аларны кайгыртып фронт өчен кирәк-яраклар әзерли. Зәйлеләр махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән хәрбиләргә ярдәм итү өчен берләште. Район хакимияте, актив волонтерлар, эшмәкәрләр, өлкән буын, урта яшьтәгеләр, балалар кулдан килгәнчә булышлык оештыра, хәрбиләр гаиләләренә ярдәм итә. Ике-өч ай саен якташ егетләргә гуманитар ярдәм илтеп торалар. Район башлыгы шәхсән үзе өч мәртәбә хәрби операция зонасында булды. Узган елның ноябрь аенда Татарстан шефлыгында булган Лисичанскка, июнь аенда шулай ук Лисичанск һәм Рубежное халкына зәйлеләрдән гуманитар ярдәм илтә барды. Ә соңгы баруында махсус хәрби операция зонасында ил иминлеге сагында торучы Зәй хәрбиләре белән шәхсән очрашты.

«Үз күзләрем белән Зәй егетләренең ничек хезмәт итүләрен күреп, аралашу кирәк иде. Тормыш кыйммәтләренә төшендерә торган җир ул. Анда шатлыкның, тынычлыкның ни икәнен чынлап аңлыйсың. Егетләрнең без алып килгән ярдәмгә сөенгәннәрен күрү генә дә ни тора. Гуманитар ярдәм җыюда үзләреннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәтле алар. Үзләренең тәртипләре, хәрби әзерлекләре ягыннан үрнәк егетләребез. Командование куйган барлык хәрби бурычларны сыйфатлы һәм тиз үтиләр, якташ егетләребез безнең горурлык», — ди Разиф Галиевич.

Ә районда ир-егетләре фронтта булган гаиләләргә һәртөрле ярдәм оештыру өчен махсус комиссия эшли.

«Без хәрбиләр гаиләләрен социаль яклауны һәрчак беренче урынга куябыз. Гаиләсендә бала туганнарга район бюджетыннан 100әр мең сум бүлеп бирүне гамәлгә керттек. Башка төрле ярдәмнәр сорап мөрәҗәгать итүчеләр булганда да игътибардан читтә калдырмыйбыз», — диде район башлыгы.

Районнан 127,3 тонна гуманитар ярдәм озатылды:

  • азык-төлек — 42,9 тонна;

  • кием-салым — 1,7 тонна;

  • гигиена чаралары — 0,85 тонна;

  • дарулар, медицина чаралары — 0,129 тонна;

  • инженерлык чаралары (электр, җылыту җайланмалары) — 135 данә;

  • транспорт чаралары — 9 данә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев