Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Разиф Кәримов: “Бер максатка бердәм эшләү безне бизи”

Район башлыгының елны йомгаклау тантанасында ясаган чыгышыннан.

Узып баручы 2025 елда районда  бик күп катлаулы һәм мөһим мәсьәләләр хәл ителде. Алар арасында махсус хәрби операциядәгеләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итү,  сәнәгать предприятиеләре эшенең тотрыклылыгын саклау, социаль мәсьәләләрне хәл итү аеруча өстенлекле бурычлар булды.  

“Елга нәтиҗә ясап, без барыннан да элек Ватанны алгы сызыкта саклаучы хәрбиләребезгә зур рәхмәтле. Энергетикларыбызга һәм машина төзүчеләребезгә, авыл хезмәтчәннәренә, төзүчеләргә, педагогларга һәм табибларга, район үсеше өчен тиңдәшсез өлеш кертүче һәркемгә хөрмәтебез зур. 2025 елда без бөтен ил белән иң мөһим бәйрәмне – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үттек. Районның Мактаулы гражданины, Россия энергетикасы аксакалы Леонид Яковлевич Мачтаков әлеге  сугышның бердәнбер тере шаһиты һәм катнашучысы булып кала. Барлык зәйлеләр, киләчәк буыннар исеменнән аңа сәламәтлек һәм иминлек телим. Сәяси тормышка килгәндә, без быел  14 сентябрьдә Татарстанда мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга – Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайладык. Зәйлеләргә активлыклары һәм гражданлык позицияләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сайлаучыларның күпчелеге үз тавышларын безнең лидер Рөстәм Нургали улы Миңнехановка бирде. Ә район-шәһәр депутатларын  сайлауга җитди карап, район халкы безнең команданың эшен югары бәяләделәр. Яңа состав депутатларының, башкарма органнарның һәм җирле үзидарә органнарының җайга салынган эше безнең алга таба тотрыклы үсешебезне тәэмин итәр дип өметләнәм”, – диде ул, аерым басып ясап. 

Һәр уңыш – уртак көч нәтиҗәсе 

Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк зәйлеләр алгы сызыктагы батыр егетләребезгә, Лисичанск һәм Рубежное халкына актив ярдәм күрсәтәләр. Сугышчан элемтә линиясенә, госпитальләргә, фронт яны зоналарында яшәүчеләргә барлыгы 712 тонна гуманитар йөк, шул исәптән 45 берәмлек транспорт, 417 электр генераторы, җылылык җайланмалары, гигиена һәм реабилитация чаралары озатылды. Алдагы еллардагы кебек үк, балаларны да сөендерергә мөмкинлек таптык: Лисичанск балаларына 500 Яңа ел бүләге җибәрелде. Көн саен 35 ноктада 800дән артык хатын-кыз маскировка челтәрләре үрә, алар тарафыннан инде 16 меңнән артык  челтәр комплекты әзерләнеп,  хәрби хәрәкәтләр зонасына озатылды. Быел хәрбиләрнең гаиләләрендә 29 бала туды  һәм без аларга 100әр мең сум бүлеп бирү мөмкинлеген таптык. Бүгенге көндә хәрби хәрәкәтләр зонасыннан 63 ветеран кайтты. Аларның 54е эшкә урнаштырылды, калганнары дәвалану һәм тернәкләндерү уза. Һәм бу күпкырлы эш алга таба да берсүзсез Җиңүгә кадәр дәвам итәчәк.

Әлбәттә, барлык бу мәсьәләләр икътисади мөмкинлекләр, аның тотрыклылыгы белән тыгыз бәйләнгән. Агымдагы ел йом-гаклары буенча тулай территориаль продукт күләмен 91 млрд сумга җиткерү каралган. Тугыз айда предприятиеләр тарафыннан 47,5 млрд сумлык продукция җитештерелде, бу – республикада сигезенче күрсәткеч.

Үсеш потенциалына шактый өлешне аграрийлар кертә. Бәяләүләр буенча, 2025 елда барлык категория хуҗалыкларда, шәхси хуҗалыкларны һәм фермер хуҗалыкларын да кертеп, җитештерелгән һәм эшкәртелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 14 млрд сум тәшкил итә. Күрелә торган дәүләт ярдәме чаралары нәтиҗәсендә фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары, шәхси хуҗалыклар динамикалы рәвештә үсә. Бездә аеруча үсемлекчелек, кошчылык белән шөгыльләнүче фермерлар күп.

Ел саен дистәләгән механизатор-комбайнчылар республика конкурслары, Татарстан Рес-публикасы Рәисе премияләре лауреатлары булалар. Июль аенда узган «Агроволга-2025» халыкара күргәзмәсе кысаларында МТЗ тракторын иярләүчеләр арасында райо-ныбыз механизаторы Хәлил Уразманов 49 конкурсант арасында абсолют җиңүче булды. Соңгы ун елда район Сабантуенда районның иң яхшы механизаторы «Кыр батыры» дигән мактаулы исемгә лаек була. Быел аны Илгиз Биккинин алды. Урак чорында  6 мең 200 тонна ашлык суктырган Андрей Митрофанов урак батыры булып танылды.

Төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында торак фондын модернизацияләү дәвам итә. «Безнең ишегалды» программасы йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча иң зур, иң кирәкле проект булды. Алты ел эчендә гомуми мәйданы 125 мең квадрат метр булган 181 ишегалды үзгәртеп корылды, юллар һәм тротуарлар, яктырту, балалар мәйданчыклары һәм ял итү зоналары яңартылды. Быел Татарстан Республикасы Рәисе программасы буенча Якты Күл, Чыбыклы  һәм Ал. Бистәсе авылларында гомуми озынлыгы 10 километр булган яңа асфальт җәелде. Иске Зәйдә – шәһәрнең тарихи өлешендә 3 километр юлга асфальт түшәлде, Октябрь урамында 800 метрда канализация алыштырылды, Бигеш авылында 9 километрда суүткәргечләр яңартылды.  

Соңгы 10 елда ГРЭС шәһәр җылылык челтәрләрен модернизацияләүгә 600 миллион сумга якын акча кертте, шуның 80 миллион сумга якыны – быел башкарылган эшләр. 

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин боерыгы буенча  догазификацияләү программасы да районда уңышлы гамәлгә ашырыла. Бүгенге көнгә 408 килешү төзелде, 30 торак пунктта 324 йорт газга тоташтырылды. 2 миллиард сумга якын юл эшләре башкарылды. 

Ниһаять, быел без автостанцияне тулы кулланылышка кертә алдык. Биредә 10 шәһәрара маршрут буенча  килешүләр төзелде.

Киләчәк өметле 

Агымдагы елның июнендә Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона булдыру турында» 949нчы карарына кул куйды. Ул “Яшел үзән” дип аталачак. 

Районда традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләргә һәм аларны ныгытуга аерым игътибар бирелә. Барлыгы 28 мәчет, 11 чиркәү эшли. 

Мәгариф өлкәсе – районның киләчәген билгеләүче тармак, анда уңай динамика саклана, быел фән олимпиадаларында катнашу нәтиҗәләре буенча безнең балалар  98 призлы урынны яуладылар. Бердәм дәүләт имтиханнарын ике укучы 100 баллга тапшырды. Алар – татар гимназиясен тәмамлаган Азалия Сираҗиева (химиядән) һәм Алсу  Әхмәтҗанова (әдәбияттан). 32 укучы «Укудагы аерым уңышлары өчен» алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнде. Моннан тыш, һөнәри белем бирүне икътисадның реаль секторы белән якынайтуга аерым игътибар бирелә. Бүген политехник көллияттә компетенцияләрнең ун төре буенча 540 студент белем ала. Ә киләсе елдан башлангыч сыйныфлар өчен педагоглар әзерләү төркеме дә эшли  башлаячак.

Районда һәр кеше спорт белән шөгыльләнә, халыкның физик яктан нык, сәламәт булуы өчен шартлар тудыру буенча системалы эш алып барыла. Бүген шәһәр һәм районның ишегалларында, мәктәпләрендә һәм паркларында 221 спорт корылмасы һәм 25 универсаль спорт мәйданчыгы эшли. 35нче бистәдә яңа спорт комплексы – көрәш сарае төзү планлаштырыла, аны файдалануга тапшыру Зәебезне спорт корылмалары белән тәэмин ителеш буенча республиканың иң яхшы күрсәткечләренә якынайтачак. 

Ел дәвамында район спортчылары төрле ярышларда төрле дәрәҗәдә 700дән артык медаль яулады. 2025 ел безнең район спорты өчен чын мәгънәсендә триумфаль ел булды. Татарстан башкаласында фигуралы шуу буенча Россия Гран-приеның өченче этабында чыгыш ясап, Аксар авылында туып-үскән Динә Хөснетдинова илнең иң яхшы фигуралы шуучылары арасында алтын медаль яулады. Безнең яшь талантыбыз, атказанган тренер Этери Тутберидзе төркемендә августтан гына шөгыльләнеп, кыска һәм ирекле программаны кимчелексез үтәде. Радик Сәлахов та, көрәш буенча Дөнья чемпионатын, «Изге Болгар җыены» халыкара ярышларын, БРИКС илләренең спорт уеннарын, күчмә халыкларның Бөтендөнья уеннарын, командалы Россия Кубогын һәм билбау көрәше буенча Дөнья чемпионатын да кертеп, елның барлык титуллы ярышларында абсолют җиңүче булып, зур уңышка иреште. Әлеге уникаль казанышлары өчен Радик Сәлаховка Россия Федерациясе Спорт министрлыгы боерыгы белән «Россиянең атказанган спорт мастеры» дигән мактаулы исем бирелде. Зәй муниципаль район Советының 2025 елның 8 декабрендәге карары белән ул «Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеменә лаек булды.

Инициатив проектлар һәм гамәлдәге программалар нәтиҗәсендә соңгы елларда парк зоналарының гомуми мәйданы район территориясендә  сизелерлек артты һәм 40 гектарга җитте. Ел саен паркларда 50гә якын төрле  чара үткәрелә. Шәһәрдә Карамалы елгасы яр буен төзекләндерү максатында Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркының өченче өлешендә  гомуми мәйданы 10 гектар булган су массивын һәм яр буе зоналарын үзгәртеп коруны үз эченә алган уникаль проект төзелә. Казан проектчылары катнашында әзерлек эшләре алып барыла.

4нче микрорайонда Дәүләт торак фонды линиясе буенча ятим балалар өчен 11 яңа сигез фатирлы йорт төзү каралган. Бүгенге көндә подрядчы билгеләнгән, барлык унбер йортны төзүгә килешү төзелгән.

“Кыскасы, планнар күп, максатлар изге, аларны үтәү өчен бердәм булыйк, бердәмлек бизи безне”, – диде Разиф Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев