Рәхмәтовлар район басмасын яратып укый
«Зәй офыклары» газетасын яратып укучылар Сармашбаш авылында да күп.
«Зәй офыклары» газетасын яратып укучылар Сармашбаш авылында да күп. Ә менә Рәхмәтовлар гаиләсенә аерым тукталып үтәсе килә. Авылда тирән хөрмәт-ихтирамга лаек булган, хезмәт юлларын педагоглык һөнәренә багышланган ирле-хатынлы бу гаилә басма матбугат белән иң актив танышып баруда да үрнәкләр.
Хәйдәр абый озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән, Кадрия апа география фәненннән берничә буынга белем биргән. Аларның педагогик хезмәт стажы 41әр ел. Бу елның февраль аенда Рәхмәтовларның уртак тормыш корып яши башлауларына 48 ел була. Берсе Буа районыннан икенчесе Балтачтан булган бу пар югары педагогик белем алып юллама белән Зәйгә кайтып төпләнәләр һәм шушы төбәкне ике улларының туган җире итәләр. Бүген исә алар 5 оныкның яраткан әби-бабасы.
— Укытучылар буларак балаларның да, оныкларның да белемле, замана белән бергә атлаучы, һәр мөһим мәгълүматтан хәбәрдар булуларын телибез. Район газетасы белән һәрдаим танышып барабыз, чөнки Зәй районы инде безнең туган ягыбыз кебек үз төбәгебезгә әверелде, — диләр алар.
Рәхмәтовлар «Зәй офыклары» газетасы битләрендә тырыш хезмәтләре белән яктыртылып килүче уллары Марсель (авыл хуҗалыгы идарәсендә хезмәт куя) һәм Рөстәм («Агросила» оешмасында эшли), җәйге чорларда уңышлы эшләүче студент оныклары — яшь комбайнер Алмаз белән чын күңелдән горурланалар. Шушы төбәктә үз эшләренең осталары итеп балалар, оныклар тәрбияли алу ата-ана өчен зур сөенеч. Чөнки алар Рәхмәтовлар нәселен фидакарь хезмәтләре белән дәвам итәрлек буын үстергәннәр. Бу күркәм гаиләгә күз тимәсен дияргә генә кала, алга таба да бу нәсел вәкилләре газетабыз битләрен күркәм эшләре белән бизәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев