Рәхмәт сүзе
Авыр көннәребездә безгә терәк булып бик күпләр рухи һәм матди ярдәм кулы суздылар.
Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган газиз энебез, әтиебез Ринат Ильгат улы Гыйльмановны соңгы юлга озатуда ярдәм иткән һәм безнең авыр кайгыбызны уртаклашкан район җитәкчелегенә, аеруча район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеевка, республика җитәкчелегенә, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗановка, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗинага, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, туганнарга, дусларга, хезмәттәш педагогларга, укучыларның әти-әниләренә, китапханә хезмәткәрләренә, зәйлеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Авыр көннәребездә безгә терәк булып бик күпләр рухи һәм матди ярдәм кулы суздылар. Якыннарын югалту ачы хәсрәтен беркемгә дә күрү насыйп итмәсен. Илләр-көннәр тынычланып, калган хәрбиләребез тизрәк туган Зәебезгә кайтсыннар. Барыгызга да изге теләктә калабыз.
Апалары Роза, Зөлфия, улы Илдар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев