Рәсим Фәсхетдиновны юбилее белән котлау
Югары Мәлем авылында гомер итүче газиз кешебез, кадерле әтиебез Фәсхетдинов Рәсим Миргалим улына 2нче октябрьдә 60 яшь тула.
Әтиебез, сине шушы матур бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сиңа нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет-куанычлар, күңел тынычлыгы телибез! Якыннарыңның күңел җылысын тоеп, әниебез белән тигезлектә, муллыкта озын гомер кичерергә язсын.
Син әниебез өчен тугры тормыш иптәше, без балаларың өчен кайгыртучан әти, оныкларың өчен яраткан, кадерле бабай. Безнең өчен син зур терәк.
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Тормыш иптәшең Рузилә, кызларың Дилә, Алсу, киявең Рөстәм, оныкларың Камил һәм Сара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев