Рәсим Баксиков Луганск яшь армиячеләре янында
Россия Федерациясе Герое, легендар «Алёша» танкы экипажы әгъзасы Рәсим Баксиков бүген Луганск шәһәрендә «Знание. Герои» форумында студентлар һәм мәктәп укучылары белән очрашты, дип яза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
«Безнең укучылар һәм студентлар уникаль мөмкинлеккә ия булды – бүгенге көндә Туган илне саклаучыларның һәм иң авыр минутларда безнең сугышчыларга ярдәм итүчеләрнең язмышлары һәм батырлыклары турында турыдан-туры ишеттеләр. Әлеге проектны гамәлгә ашырганнан соң илдә актив гражданлык позициясе булган яшьләр тагын да күбрәк булачак, дип ышанам. Чын патриотлар белән тере аралашу – яшьләребезне дөрес тәрбияләү өчен иң дөрес юл», - диде форум эше турында Луганск Халык Республикасы башлыгы Леонид Пасечник.
Рәсим Баксиков егетләр һәм кызлар белән тәҗрибәсе белән генә түгел, тормыш кыйммәтләре белән дә уртаклашты.
«Мин аларга җәмгыятебезнең лаеклы гражданины булу өчен укуның мөһимлеге турында сөйләдем. Һәр аерым кешенең үсеше бөтен ил чәчәк атуга өлеш кертә. Шулай ук тарихны өйрәнүгә басым ясадым, чөнки ул заманча вакыйгаларның асылын аңларга һәм киләчәктә дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итә», — диде Баксиков.
Моннан тыш, Луганск Халык Республикасында чакта Рәсим Баксиков Лисичанск шәһәре «Бердәм Россия» бүлеге вәкилләре белән очрашты һәм яңа территорияләрдә партия эшчәнлеген үстерү турында фикер алышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев