Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Рәсемнәрдә — тормыш чагылышы

Зәй музеенда берьюлы ике рәссамның күргәзмәсе ачылды.

Туган як тарихын өйрәнү музеенда Зәйнең ике рәссамы - Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Елена Курносова һәм балалар иҗаты йортының “Панорамка” изостудиясендә белем алган Гөлнара Ещанованың эшләре тәкъдим ителә. 
“Тормыш сулышы” дип аталган күргәзмәдә Елена Курносованың 55 картинасы урын алган. Әлеге картиналар соңгы ике елда пас-тель техникасында ясалды, ди рәссам үзе. 
Елена балачагында курчаклар белән уйнарга ярата. Тик аның курчаклары кибеттән сатып алган курчаклар булмый, ул аларны үзе рәсемгә төшереп, төрле төсләр белән буйый, аннан кәгазьдән кисеп, киендерә торган була. Әлеге сәләтен күреп алып, аңа сәнгать студиясендә шөгыльләнергә тәкъдим итәләр. 
Шул рәвешле Елена нечкә, серле акварель дөньясына чума. Ул пигментның ачыклыгы, төс чис-талыгы һәм яктылыгы белән кызыксына. Сәнгать студиясендә укуын тәмамлагач, Казанга юл тота. 2000 елда Казанда рәссам-бизәүче белгечлеге буенча сәнгать училищесында укый. 
2009 елда сәнгать эшчәнлеген башлый. Мәскәүдә немец яшьләр берләшмәсенең иҗади проектында катнаша. 2010 елда Казанда алманнар кирхасы диварларында “Яз моңы» дип аталган шәхси күргәзмәсен оештыра. 2012 елда Miss «Perlenkette»-2012 проектында «Иҗат» номинациясендә премия ала. 
Соңрак кече Ватанына – Зәйгә күченеп кайтырга туры килә. 
“Туган ягымда мин йомшак, назлы, бәрхет пастель дөньясын ачтым. Миңа сәнгатьнең бу төре төсләрне, картиналарны җанлы итеп бирергә мөмкин булуы белән бик ошый. Мин портретлар ясарга яратам”, – ди Елена Александровна. 
21 яшьлек Гөлнара Ещанова-ның бу – беренче шәхси күргәз-мәсе. Ул “Төсле тамчы” дип атала.Тамашачылар хөкеменә нокталардан ясалган (точечная роспись) 14 тәлинкә тәкъдим ителә. Гөлнара шәһәрнең 4нче мәктәбендә белем алган. Мәктәп яшендә үк гамәли иҗат белән мавыга. Җиде яшеннән балалар иҗат йортының рәсем сәнгате студиясендә шөгыльләнә. 
-Беренче ясаган әйберем чыршы уенчыгы иде. Остазым Резеда Шакирова бик төгәл, пөхтә итеп ясалган эш, дип бәяләде. Укытучыма рәхмәтлемен, ул миндәге талантны күреп ача алды, - ди Гөлнара. 
Талантлы кыз тугызынчы сыйныфтан соң Түбән Кама педагогика көллиятендә белем ала, ә бүгенге көндә Алабуга педагогика университетында графика факультетында дизайнер белгечлегенә укый. Хәзер Гөлнара иҗат белән өйдә шөгыльләнә. Башта ул интернеттан әзер үрнәкләр белән эшләсә, хәзер ул аларны үзе уйлап таба. Тәлинкәләрне нокталар белән бизәү бик күп сабырлык һәм ихтыяр көче таләп итә. 
– Минем төп илһам бирүчем – ул әнием. Ул мине һәрчак аңлый, ярдәм итә, – ди кыз. 
Әнисе Анжела Флеровна шулай ук кызының күргәзмәсен ачуда катнашты. Һәм яшь рәссамның кайбер серләрен дә ачты. Гөлнара рәсемнәрен сул кулы белән ясый һәм лалә чәчәге төшерелгән беренче тәлинкәне 12 яшендә ясады, ди. 
Талантлы кызларның күргәз-мәләрен ачу тантанасында Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Виктор Хрулев, балалар сәнгать мәктәбе директоры Эльмира Вдовина, балалар сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать бүлеге педагог-лары, 1нче мәктәп укучылары катнаштылар. Район мәдәният йорты, автоклуб хезмәткәрләре һәм 1нче мәктәпнең беренче сыйныф укучысы Артем Федин кунакларга музыкаль номерлар бүләк иттеләр. Туган як тарихын өйрәнү музее директоры Александр Исаков Елена Курносова белән Гөлнара Ещановага Рәхмәт хатлары тапшырды. 
Күргәзмә февраль уртасына кадәр эшләячәк. Музей хезмәткәрләре күргәзмә белән танышырга теләүчеләрне көтеп калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев