Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Рәсемнәрдә күңел халәте

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда җирле рәссам Наталья Петрованың «Крылья моей души» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды.

Тантанага 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары, сәнгатькә гашыйк зәйлеләр килгән иде. Күргәзмә үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Биредә Наталья Сергеевна график стильдә эшләнгән ябалак сурәте төшкән картиналарын тәкъдим итә. 20 картинада әлеге кош төрле яклап ачылган, анда ерткыч җәнлекнең характерын да, әйләнә-тирәдгеләргә мөнәсәбәтен дә күрергә мөмкин. Ә иң кызыгы картиналарның ясалуы рәссамның тормышында булган һәм триән эз калдырган вакыйга белән бәйле.

«Агымдагы елның гыйнвар аенда миңа бер таныш ханым, салкын кыш көнендә егылып төшеп, имгәнгән ябалакны тапшырды. Ә мин шәхсән, ярдәм кирәк булган кош, җәнлекләр яныннан тыныч кына үтә алмыйм. Шул рәвешле, ябалакны алып кайтып дәваладым, терелттем. Олы кош безнең гаилә әгъзасы булып апрельгә кадәр яшәде. Без бер-беребезгә шулкадәр ияләштек, аерылу бик авыр булды. Ябалакның үзен дә табигатькә җибәрергә алып чыккач, ул минем янымнан китәргә теләмәде, бары тик икенче кабат урманга чыккач кына очып китте. Шунысы да мөһим, ерткыч кош буларак ул мине саклый иде, берәрсе миңа катырак бәрелсә дә ул ташланырга әзер торды. Хәзер дә, еш кына баскыч төбендә, тәрәзә төбендә ул миңа күчтәнәчләр калдыра. Үзе ашый торган ризыкларны куеп китүчән», — дип елмая рәссам.

Һәм менә шул кош белән кеше арасындагы мәхәббәт кәгазьгә күчеп искиткеч сәнгать әсәрләре туган. Балалар картиналарны карагач рәссамны мең дә бер сорау белән күмделәр. Ул аларның һәрберсенә бик теләп җавап бирде. Сорау-җавап барышында картиналарның күмер карандаш белән ясалуы да, ябалакның «Марошо» исемле булуы да, рәссамның кошлар турында онлайн дәресләр алуы да, үзенең ничек бу һөнәргә кереп китүе турында да белделәр. Ә Алена Миронова исемле кыз бала алга таба үзенең рәссам булырга теләве белән дә уртаклашты.

«Менә иҗатымны күзәтүчеләр арасында минем өчен иң зур бүләк шул да. Димәк, бала күңеленә үтеп керә алдым», — дип сөенде Наталья Петрова.

Ул рәссамлык һөнәренә әле моннан ике ел элек кенә кереп киткән. Интернет челтәре аша рәсем сәнгате буенча онлайн курслар алгач иң башта майлы буяулар белән табигать күренешләрен ясарга керешә ул. Ә алга таба инде аның иҗатында кошлар, җәнлекләр киң урын ала. Чөнки кече яшьтән кыргый табигатькә, анда яшәүче җан ияләренә мөкиббән булган кыз, үзенең аларга булган мәхәббәтен рәсемнәренә күчерә. Наталья ханым аралашу барышында үзенең кошларны аеруча яратуын, аларга карата булган хисләре белән дә уртаклашты. Ул картиналарында әлеге җан ияләрен аеруча бер ярату белән чагылдыра икән.

«Әле хәзер дә безнең хуҗалыкта (үз йортыбыз белән яшибез) төрле кошлар бар. Мин алар белән аралашырга өйрәндем. Кошлар турында өйрәнүче һөнәр иясе — орнитолог булган дус кызым Новосибирск шәһәрендә яши, без аның белән еш аралашабыз, ул миңа күп киңәшләр бирә, кошларны аңларга өйрәтә. Әле махсус хәрби операция барган урында да солдатлар блиндажына яшь лачын килеп кергән, алар белән яши икән. Миңа бу турыда хәбәр килеп ирешкәч, без элемтәгә чыгып солдатлардан әлеге лачынны миңа кайтарту турында сөйләштек, әмма әлегә лачынны кайтарып җиткереп булмады. Мондый ерткыч кош та кешеләр арасында куркынычсызрак булуын сизеп килгәч, аңа чыннан да ярдәм кирәк. Мин аның безгә кайтуын түземсезлек белән көтәм», — ди Наталья Сергеевна.

Ә үзе ул хәзер рәсем сәнгате буенча үзмәшгуль булып, өйдән торып картиналар ясый, аларны социаль челтәрләр аша иҗат сөючеләргә тәкъдим итә икән.

Музейдагы күргәзмәгә алып килгән эшләренең дә кайберләрен инде алырга теләк белдерүчеләр булган. Тик араларыннан берсе булган «Крылья моей души» дип исемләнгән эшен ул, якын дусты булган ябалак истәлеге итеп саклый. Ул рәссамның күңел халәтен чагылдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев