Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рәмзия Җиһаншина: «Укучыларым милләтем күгендә якты йолдыз булып кабынсыннар иде»

Педагогик белемгә ия булу әле ул укытучы булдым дигән сүз түгел. Укытучы булып туарга кирәк, чөнки такт-әдәплелек хисе - табигать бүләге, ул тумыштан бирелә.

Чыннан да, укытучы эше — олы җаваплылык таләп итә торган нәзберек һәм зур вазифа ул. Эне-сеңелләремне тезеп утыртып, укытучылы уйнап үссәм дә, журналист яки юрист булырга хыялланган идем. Мәктәптә укыганда ук газета-журнал битләрендә язмаларым, шигырьләрем басылу хыялыма канатлар куя иде. Ә бәлки, әтием ягыннан да, әнием ягыннан да мөгаллимнәр нәселеннән булуым, укытучы гаиләсендә туып үсүем дә этәргеч биргәндер...

Язмыш юлыма мәктәп сукмаклары да язылган булган, күрәсең. Менә мин, мәктәпкә килеп, үзем укыта торган фәнне, балаларны шулкадәр дә яратып, бөтен җанымны биреп эшләрмен дип уйлаган идеммени...

Инде гомеремнең өч дистә елдан артыгы мәктәп диварлары эчендә узган. Шушы еллар эчендә күпме баланың борчу-мәшәкатьләре белән янып, йокысыз төннәр кичерелгән, шатлык-сөенечләренә куанылган.

Укытучы булу җиңел түгел, бала язмышы өчен җаваплылык бит бу. Җитмәсә, өеңә эш ияреп кайта, дәфтәр тикшерәсе, контроль эшләргә, дәрескә әзерләнәсе. Кәефең бармы-юкмы, син елмаеп керергә, дәреснең бер минутын да әрәм итмичә укучыларга төпле белем бирергә бурычлы. Хәзер балалар тәртипсез-тыңлаусыз дип, ә хезмәт кадерсез булуыннан зарланучылар бар. Ни хикмәттер, мин боларның берсен дә сизмим. Һәр укучыга хөрмәт белән карарга кирәк, аны шәхес итеп танысаң гына, белем һәм тәрбия бирү нәтиҗәле булачак. Шул максаттан чыгып, укучыларымны укырга-язарга гына түгел, дөньяны танып белергә, табигать биргән зиһенен, кызыксыну сәләтен үстереп-камилләштереп, аң-белем, тәрбия бирергә, һәр баланың күңел күзен ачарга тырышам. Укытучы бала күңелен нурландырып, яшәү көче салырга тиеш. Үземнең эчке халәтем шундый булгангамы, һич шикләнмичә, бу — иң мөһиме, дим. Беләм, укытучыга кирәк нәрсә күп ул. Ләкин, беренче чиратта, хезмәтеңнең укучылар, аларның ата-аналары тарафыннан бәяләнүе кирәк. Эмоциональ хисләр дулкыны безнең укытучы халкы өчен дә ят яки артык булмас дип исәпләгәнгә әйтүем. Чөнки балаларга җанын ярып бирердәй булып тырышучы укытучы еш кына тетрәнүләр, стресс кичерә. Көн дә йөзләгән бала каршына кереп басу бик җиңелләрдән түгел. Әзерләнәсең, тырышып аңлатасың, янасың, көясең... Ә тоташ яну-көюләр күңелләрдә бушлык хасил итүе сер түгел. Күңел бит ул мөлдерәмә якты, җылы хисләр белән туп-тулы булырга тиеш. Моңа ирешү юллары төрле, әлбәттә, әмма иң ышанычлысы — хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү.

Узган уку елында унберенчеләрем белән хушлаштым. Җиде ел эчендә барысы да якынаеп, чын мәгънәсендә үземнекеләр булып беткәннәр иде. Кызыксынучан, зирәк, тере, акыллылар иде алар. Чыннан да, гаҗәеп сәләтлеләр классы булды ул. Мин аларны яраттым, алар мине үз итте. Әти-әниләре белән дә уртак тел таптык. Һәр ата, һәр ана үз баласының белемле һәм кешелекле булуын тели, тик күбесе моңа ирешү юлын белми. Ә моңа ирешү юлларын без бергә эзләдек.

Күптән инанган хакыйкать: баланы яратырга, аңа ышанырга кирәк. Җылы сүз, якты караш тансык һәркемгә. Яратуың чын йөрәктән булса, алар сиңа ярату белән түли. Укытучы, мине яратыгыз дими, үзе укыта торган фәнне яраттырса, фәне, мөнәсәбәте аша бала күңеленә сукмак сала. Мәхәббәтнең кодрәтле көчкә ия икәнен кем инкарь итәр? Миңа текәлгән егерме биш пар күзгә яратып карыйм. Күзем белән генә түгел, ничектер җаным, күңелем белән дә карыйм булдыра алачакларына ышанып...

Болар барысы да баланың күңел сандыгына җыела. Шуңа күрә алар киң белемле, эрудицияле. Укучыларым арасында олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә катнашып, җиңү яулаучылар күп. Айгөл өч ел рәттән шәһәрдә, республикада җиңүче булса, Адилә татар теленнән өченче урынны яулады. Чит телләрне дә әйбәт белә алар. Мәсәлән, Илсинә — рус, татар һәм инглиз телләрендә камил сөйләшеп, «Чыгарылыш кичәсе шаһинәсе» шәһәркүләм бәйгесендә беренчелекне яулаган укучым. Алиям «Татар кызы — таң йолдызы» бәйгесендә дә җиңү яулады. «Сәхнә көзгесе» бәйгесе, «Татар малае» конкурсы да безнекеләр өчен. «Илһам», «Ак җилкән» яшь язучылар бәйгесендә катнашабыз. Рус телле балалар да дәрескә теләп йөри. Тел белү файдалы, диләр. Рус мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшләү дәверендә мин шуңа инандым: укучыларны дәресләрдә генә дөрес һәм матур итеп сөйләшергә, татарча аралашырга өйрәтеп бетереп булмый. Шуңа күрә телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, халкыбызның гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре белән таныштыру, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү һәм, иң әһәмиятлесе, аралаша белергә өйрәтү максатыннан дәрестән тыш төрле чаралар үткәрүгә зур әһәмият бирәм. Сөйли белгәне сөйләсен, сөйли белмәгәне җырласын, биесен, рәсем ясасын, театр уйнасын. Спектакль яки инсценировкаларда уйнап, әкият геройларына һәм укыган шигырьләргә рәсемнәр ясап укучыларда үзләренең иҗади сәләтен сынап карау мөмкинлеге туа.

Укучыларым арасында фәнни-тикшеренү берләшмәсен булдырдым. Укучыларны фәнни эшләрдә лингвокультурология мәсьәләләрен яктыртырга, чагыштырма-типологик анализ ясарга өйрәтү өстендә даими эш алып барам.

Ике теллелек шартларында дәресләрдә тәрҗемә эшенә җәлеп итү дә баланың иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Балаларның сүз байлыгын арттыру, тел осталыгын чарлау тәрҗемә эшләре аша хәл ителә. Бу очракта бала сүзнең мәгънәсенә игътибар итә. Бер үк сүзнең татар телендәге бизәкләрен рус телендәге варианты белән чагыштыра, сүзнең мәгънәви һәм тәэсирлек көчен тоярга, сүзлек белән эш итәргә өйрәнә. Сүзлектән файдаланырга, тәрҗемә итү эшенә дәрестә җитди игътибар бирелергә тиеш дип уйлыйм.

Телне тирән белүче шәхеснең үз-үзен танып-белүе дә югары булырга тиеш. «Уйла. Фикерлә. Эзлән» принцибына нигезләнеп, мөстәкыйль эшләргә өйрәтүгә зур әһәмият бирәм. Аерым темалар буенча рефератлар, конспектлар яздыру, чыгышлар әзерләү, проблемалы ситуацияләргә карата үз фикерләрен яклатып шушы максатыма ирешергә тырышам. Шулар нәтиҗәсендә укучыларым фәнни-гамәли конференцияләрдә, иҗади кичәләрдә актив катнашалар. Тагын күзәтүләремнән чыгып шуны әйтәсем килә, ана телен белгән бала башка телләрне дә әйбәт үзләштерә.

Көндәлек мәшәкатьләрне җиңәргә тырышып, йөзләрчә баланың күңеленә белем орлыгы салу, изге теләкләр, наз өләшү җиңел эш түгел, әлбәттә. Телебезгә, халкыбызга, җиребезгә, йолаларыбызга игътибар уятып, укучыларда кешелеклелек, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү зур сабырлык таләп итә.

Горурланам мин укучыларым белән һәм сөенәм: күңелләре керсез, җаннары саф аларның. Ә җан сафлыгы — мәңгелек кыйммәт.

...Өстәлемдә ком сәгате. Вакытны юкка сарыф итмичә, тормыш ваклык-ларына күмелмичә, һәр мизгелнең кадерен белеп яшәргә искәртә.
Шунда ук Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф"ы. Кат-кат укыйм, гаҗәпләнәм, сокланам. Телебезнең байлыгына, матурлыгына, көченә. Күпме гасырлар үткән, яшәешебез үзгәрештә, үсештә, ә тормыш кыйммәтләре үзгәрми. Хөсетлек, көнчелек, әләк, яла ягу кебек сыйфатларның үтергеч көчен аңлап үссеннәр иде укучыларым. Мин биргән белемнәргә таянып, милләтем күгендә якты йолдыз булып кабынсыннар иде. Журналистика өлкәсендә, әдәбиятта, мәгарифтә татар телле осталар калыксын.

* * *
Әнкәемнән күчкән һөнәр
Изгенең изгесе лә.
Сабыйларның күңел нуры
Күңелем көзгесендә.
Сабыйлар җаныннан күчкән
Яктылыктан балкыймын.
Һәр иртәне сөенеп мин
Мәктәбемә атлыймын.
Каршы ала мине һәр көн
Мең сорау тулган күзләр.
Карашлары эчкерсез, саф,
Әйтерсең, чиста күлдәй.
Мең сорауга мең җавапны
Күңелемнән барлыймын.
Карлы юлдан уйга чумып,
Мәктәбемә атлыймын.

Рәмзия Җиһаншина,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев