Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рәмзия Җиһаншина: «Аҗдаһа — минем елым, ил-көннәр тыныч булсын иде»

Сезнең күңелгә 2023 ел нинди истәлекле вакыйгалары белән кереп калды? 2024 елга нинди өметләр баглыйсыз? Шул сорауларга җавап эзләп, укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Рәмзия Җиһаншина:

-Кеше күңеле — гаять катлаулы серле бер дөнья. Ул сабый күз яшедәй чиста, чишмә суыдай саф, яңа яуган кардай ак, диңгездәй тирән дә, шул ук вакытта, коргаксыган мичкәдәй буш та булырга мөмкин. Күңел түрләренә нәрсә саласың да, кемнәрне кертәсең бит. Яшәреңә көч, үз "мин"еңне булдырырга рухи азык каян аласың?

Иртәнге йокыңнан уянганда үзеңнең исән-сау булуыңа куана, әйләнә-тирәңдәгеләрне сөендерә, табигать матурлыгына-бөеклегенә соклана белү -болар да күңел халәте.

Минем "мин"ем нинди соң ул?

Гап-гади бер җир кызы. Күңелемдә Аллаһының барлыгына, берлегенә, ярдәменә ышану-өмет яши. Ләкин бу сукырларча, фанатларча табыну түгел. Бу да күңел халәте. Табигатьне бер илаһи көч дип беләм. Җаныма ял, чигешләремә бизәкне табигать дөньясыннан алам. Тегәргә, бәйләргә бик яратам. Кием дизайнеры булган булсам әгәр дигән уйлар килгәли башка. Хәер, без яшь чакта андый һөнәр барлыгын белмәдек тә. Бакчамда бик яратып казынам. Кулым җиңел, диләр. Ни чәчсәм, шуны урам. Болар тышкы дөнья байлыклары.

14 февраль — гашыйклар көнендә (безнең бәйрәм булмаса да, барыбер ниндидер серлелек өсти кебек бу дата) әти-әнине бәхетле итеп дөньяга аваз салганмын мин. Киләсе Аҗдаһа елы минем ел.

Әткәй белән әнкәйгә рәхмәт. Китап дөньясына чумдыручыларым — гаилә тәрбиясе. Һәр көн кичке-төнге якта кулыма китап алам. Күңел дөньяңны тутырып тормасаң, хәзер коргаксый ул. Һәм язам. Шигырь, язмаларым басылып тора. Үз басма китабымны кулга алырга насыйп булсын яңа елда.

Барлык хатын-кыз татырга тиешле бәхетне-әни булу бәхетен, ходайга шөкер миңа да татырга туры килде. Кызлы да, уллы да мин. Шигырьдә әйтелгәнчә, карашымнан аңлап-санлап торучы гомер юлдашым, яраткан эшем, укучыларым...

Бәхетле мизгелләр... Кызымның онык бүләк итүе бәхет түгелмени?! Аның сау-сәламәт үсүе. Улымны хәрби хезмәттән көтеп алу мизгелләре. Аннан да зур бәхетнең булуы мөмкин түгел кебек иде. Юлбарыс елы олы шатлык китерде безнең йортка, улыбыз өйләнде. Кызыбыз кебек сылу киленебез бар -пар канатлары талмасын, тигез, озын гомер кичсеннәр.

Шәхсән үзем өчен иң тылсымлы, җылы, гаилә бәйрәме ул — Яңа ел. Нәкъ Совет чоры открыткаларындагы сурәтләр кебек...
Өй түренә кереп кунаклаган нарат агачының исе һаваны сафландыра. Безнең бер дә ясалма чыршы куйганыбыз юк. Бергәләшеп, яратып бизибез урман гүзәлен. Быел чыршыны бәләкәч Алиябез — биш яшьлек оныгыбыз белән бергә бизәдек. Алия һәр уенчыкның урынын үзенчә билгеләп, инде матурлыкны аңлап, яратып башкарды бу эшне.

Әзерләгән аш-суларыбыз тәмле, бәрәкәтле булсын! Өстәлләребез мул булсын! Гаиләләребез имин, илләр-көннәр тыныч булсын! Барыгызны да Яна ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев