Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рамил Бикмиев: «Мәгълүмати технологияләрдән киң файдалануга йөз тотабыз»

Зәй шәһәр судына яңа ел алдыннан гына рәис билгеләнде. Ул — Рамил Бикмиев. Без газета укучыларыбызны аның белән алга куелган планнары белән таныштыру өчен әңгәмә кордык.

— Рамил Габдерәүфович, әңгәмәбезне үзегез белән якыннан танышудан башлыйк әле. Шәһәр судының яңа рәисе белән танышу укучыларыбызга да кызыклы.

— Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2023 елның 8 декабрендә Зәй шәһәр судына рәис итеп билгеләндем. Тумышым белән Казан шәһәреннән. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Казан төзелеш колледжына укырга кердем, шулай да теләгем кече яшьтән юрист булу иде, шул сәбәпле Казанның Вахитов район судына эшкә урнаштым, бер үк вакытта Казан дәүләт университетының юридик факультетында югары белем алуга керештем. Ә аспирантурада укыганда инде Вахитов район судына судья итеп билгеләделәр. Нигездә җинаять эшләрен карау буенча махсуслаштым. 2015 елда «Временное отстранение от должности подозреваемого или обвиняемого в уголовном судопроизводстве: сущность, значение и правовые последствия» дигән темага кандидатлык диссертациясе якладым. Ә инде 2016 елда алты еллык срок белән Теләче районы судына рәис итеп билгеләндем. 2021 елда «Ел судьясы» исеменә лаек булдым. Хәзер менә Зәй судына билгеләндем, бер үк вакытта Россия дәүләт гаделлек университетының Казан филиалында педагоглык эшчәнлеге алып барам. Гаиләле, ул тәрбиялибез.

— Яңа вазифага билгеләнүегезгә бер ай чамасы вакыт үтте: Зәй шәһәре, коллектив сездә нинди тәэсирләр калдырды? Нинди эш планнары билгеләдегез?

— Һәркемдә ниндидер яңалыкка ияләшү берникадәр катлаулыклар тудыра. Мин дә яңа эш урынына килгәндә коллектив ничек кабул итәр, Зәйдә нинди халык яши икән дигән мең төрле сорау белән килдем. Ә коллективның ачык каршы алуы, биредә үз эшен яхшы белгән тәҗрибәле хезмәткәрләр эшләве күңелне тынычландырды. Эшкә сәләтлеләр белән нәтиҗәлелек турында уйларга, планнар корырга тулы нигез бар. Иң беренче эш итеп судьялар, хезмәткәрләр, җәмәгать судьялары белән якыннан танышып, эш урыннарын карап чыктым. Суд бинасының заманча төзекләндерелүе, җәмәгать судьяларының эш урыннары таләпләргә туры килүе шатландырды. Уңай шартлар тудырылу — ул нәтиҗәле хезмәткә беренче адым. Алга таба суд коллективын саклап, аларның эш алымнарын җиңеләйтүгә йөз тотарга исәп. Суд эшенең ачык булуына ирешү максатын куябыз. Моның өчен шәһәр суды сайтын активлаштыру, суд эше буенча виртуаль музей төзү, онлайн процесслар үткәрүне оештыру, мәгълүмати технологияләрдән киң файдаланып, суд эшен тагын да заманча итү планын куйдык.

— Юрист һөнәрен сайлавыгызга да тукталып үтегез әле...

— Юрист һөнәре — минем балачак хыялым. Минем фикеремчә, бу — даими төстә камилләшүгә омтылуны, үсешне таләп итә торган һөнәр. Әлбәттә, суд рәисе булганчыга кадәр бу эш юнәлешендә миңа озын юл үтәргә туры килде. Шул сәбәпле җаваплы вазифага билгеләнгәнче бай эш тәҗрибәсе туплый алдым, ә бу — иң мөһиме. Хезмәт тәҗрибәсе әлегә көнгә кадәр миңа төп ярдәмче булып тора. Иң беренче Казанның Вахитов район судында экспедитор булып эш башладым, аннан суд белгече вазифасына куйдылар. Бер елдан соң суд утырышы сәркатибы булдым, алга таба судья ярдәмчесе, суд рәисе ярдәмчесе вазифаларын үтәдем. Менә шул баскычларны үткәч кенә судья, суд рәисе булу мөмкин булды.

— Суд ул сезнең өчен нәрсә?

— Бу сорауга җавапны Византия императоры Флавий Петр Савватия Юстиниана сүзләре белән белдерәсем килә. Ул һәр кешенең гадел хөкемгә хокукы булу гарантиясе идеясенә кагыла. Ул «Гадел хөкем — һәр кешегә үз хокукын үзгәрешсез, даими тәкъдим итү иреге бирүче» дип атый.

— Сез Россия дәүләт гаделлек университетының Казан филиалында педагоглык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнәсез. Бу ике җаваплы хезмәтне алып баруны ничек оештырасыз?

— Үз эшеңне яратып башкарсаң, моның бер авырлыгы да юк. Чөнки мин судтагы практик эшне студентлар белән теоретик юнәлештә дәвам итәм. Хезмәт тәҗрибәсе педагоглык эшчәнлегендә бик зур ярдәм итә. Белгәннәреңне эштәге мисаллар белән аңлатып бирү студентларга аеруча яхшы сеңә, бу аларны алдагы хезмәткә әзерләү булып тора. Без мастер-класслар оештырабыз, онлайн процесслар үткәрәм, суд эше үзенчәлекләренә өйрәтәм. Шул ук вакытта студентлар белән аралашу үз эшемдә дә яңа эш юнәлешләре үзләштерергә, мәсьәлә чишелеше вариантларын барларга булыша. Мәсәлән, 2009 елда «Правосудие в Татарстане» журналында минем «Правовой статус помощника судьи в Российском праве» дигән мәкаләм басылып чыкты, анда судья ярдәмчесе статусын процессуаль кодекста ныгыту тәкъдим ителде, ягъни әлеге вазифага процессуаль статус бирү якланды. Һәм менә 9 елдан соң — 2018 елның 29 июлендә чыккан 228нче федераль законның 244.1 маддәсе нигезендә «Помощник судьи» дигән билгеләмә процессуаль статус белән ныгытылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев