Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Районның бер авылында көмешкә сатучы тотылган

Зәйдә тыелган сәгатьләрдә сыра һәм көмешкә саткан ике зат җаваплылыкка тартылачак.

Алкоголь базарында хокук бозуларны кисәтү һәм кешеләрнең спиртлы суррогатлар белән агулану очракларын булдырмау максатыннан район эчке эшләр органнары хезмәткәрләре даими тикшерүләр үткәрәләр. Узган атнада икътисади җинаятьләр бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан шундый ике факт ачыкланган.

Зәйдәге кибетләрнең берсендә төнге сәгать 11дән соң спиртлы продукция (сыра) сатканнар. Полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан районның бер авылында 70 яшьлек хатын-кыз көмешкә сатканда тотылган.

«Кибет сатучысы һәм көмешкә сатучы хатын-кыз административ җаваплылыкка тартылачак», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев