Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Районда хезмәт коллективлары белән очрашулар бара

Районда оешма һәм предприятиеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашулар бара.

18 гыйнварда район башлыгы Разиф Кәримов Зәй икмәк кабул итү предприятиесендә булды һәм хезмәт коллективын 2023 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды һәм 2024 елга бурычлар турында сөйләде.

Предприятие эшчәнлеге белән директор Рафис Фәрдиев таныштырды. Зәй икмәк кабул итү предприятиесендә 76 кеше эшли. Предприятие ашлыкны кабул итү, киптерү, чистарту, саклау һәм җибәрү буенча хезмәтләр күрсәтә. 2023 елда авыл хуҗалыгы тармагында һава торышы шартларына бәйле рәвештә кыенлыклар булды, шуңа күрә саклауга 21 мең тоннадан артык ашлык кабул ителгән, төп заказчылар — «Агрокөч» АҖ агрофирмалары, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, районның фермер хуҗалыклары. Предприятиенең узган елгы кереме 113 миллион сум тәшкил итә, хезмәт хакы һәм салымнар түләү буенча йөкләмәләр вакытында үтәлә. Предприятие җитәкчелеге 2024 елда яхшы уңышка өметләнеп, хезмәт хакларын арттыруны һәм техник базаны ремонтлауны планлаштыра.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев кече хуҗалыкларга, аерым алганда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына бирелә торган субсидияләр һәм дотацияләр турында сөйләде.

Район башлыгы предприятие коллективының 2023 елдагы эшен уңай бәяләде һәм алга таба хезмәт уңышлары теләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев