Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Районда халыкның үлем күрсәткече кимегән

Районда медицина советы утырышы узды.

Утырышта катнашучылар 2022 ел йомгак ясадылар, агымдагы елга өстенлекле бурычларны билгеләделәр. Алар арасында вакытыннан алда үлүчеләр санын киметү, туучылар санын арттыру, профилактик юнәлештәге эшне дәвам итү – иң мөһимнәре.
Медсовет эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, үзәк дәваханә баш табибы Айдар Фатыйхов катнашты.

Баш табиб чыгышында илкүләм программалар буенча гамәлгә ашырылучы эшләр турында хәбәр итте һәм дәваханә эшчәнлегендә проблемалы мәсьәләләргә кагылды.

-Районда узган ел 325 бала туды (2021 ел белән чагыштырганда 36 балага кимрәк), ә 666 кеше үлде (аннан алдагы елга карата 165 кешегә ким). Барлык медицина хезмәткәрләренең актив эшчәнлеге, ковидка каршы массакүләм прививкалау кампаниясе уздыру, коронавирус инфекциясен профилактикалау, дәвалау, COVID-19 кичергән пациентларга тирәнтен диспансер күзәтүе үткәрү нәтиҗәсендә үлем күрсәткечләрен 19,8 процентка киметүгә ирешелде. Коронавирус инфекциясенә каршы күмәк иммунитет формалаштыру, аның таралу темпларының кимүе 2022 елда халыкның үлем структурасын үзгәртте. Кан әйләнеше системасы авырулары алда бара – 308 кеше (46,7), икенче урында - яман шеш – 107 кеше (16), картлыктан 82 кеше (12,3%) үлде, - диде чыгышында Айдар Фатыйхов.

Баш табиб кадрлар кытлыгына аерым тукталды. Бүгенге көндә табиб-терапевт, гомумпрактика табибы, табиб-кардиолог, табиб-хирург, табиб-онколог, УЗИ диагностикасы табибы, табиб-рентгенолог, табиб-стоматолог кебек белгечләргә ихтыяҗ зур. «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кадрлар кытлыгын бетерү максатыннан Зәй районы өчен республиканың медицина югары уку йортларында белем алу өчен максатчан квоталар саны сизелерлек арткан.

- Хәзерге вакытта Казан медицина университетында һәм Казан федераль университетының медицина факультетында 16 Зәй студенты белем ала. Алар укуларын тәмамлагач, дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләрендә кимендә өч ел эшләргә тиеш. Ләкин барлык чыгарылыш студентлары да максатчан юнәлешләр буенча медицина оешмаларына кире кайтмыйлар. Һәм бу бик җитди проблема булып тора, аны хәл итү, без уйлаганча, бары тик республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән генә мөмкин, - дип билгеләп үтте Айдар Фатыйхов.
Диспансеризация, профилактик медицина тикшерүе, районда тирәнтен диспансерлаштыру нәтиҗәләре турында гомумпрактика табибы Резеда Вәлиуллина сөйләде.

- 2022 елда диспансеризацияне – 6942, тирәнтен диспансеризацияне – 2279, профилактик медицина тикшерүен 2162 кеше үтте. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 1228 кешедә төрле авыру ачыкланды, шул исәптән: онкология – 19, шикәр чире – 25, йөрәкнең ишемик авырулары – 26, сулыш органнары авырулары - 24, цереброваскуляр авырулар - 110, ашкайнату органнары авырулары - 131, югары кан басымы белән характерланган авырулар 239 кешедә һәм башка авырулар, - дип хәбәр итте Резеда Вәлиуллина.
“2022 ел нәтиҗәләре буенча ана һәм бала проблемалары. Сабыйларның үлеме, аларны хәл итү юллары” темасы буенча район педиатры Григорий Абрамов чыгыш ясады.
- Районда 8844 бала исәпләнә, аларның саны соңгы өч елда 643кә кимеде. 2022 елда яңа туган сабыйлар арасында авыру очраклары кимү күзәтелә. Быел балаларда нәселдән күчүче авыруларны ачыклау өчен киңәйтелгән неонаталь тикшерү үткәрелә. Районда 167 инвалид бала бар. Узган ел районда 4 сабый үлү очрагы теркәлде. Шуның 3 очрагы сабыйларның аз авырлыкта вакытыннан алда тууы белән бәйле, шуңа күрә алар исән кала алмады. Бер сабый туганнан 25 көннән соң патологиядән үлде. 2022 елда 9143 балигъ булмаган бала профилактик тикшерү узды, - диде чыгышында Григорий Абрамов.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары район үзәк дәваханәсенең уңышларын билгеләп үтте һәм аерым игътибар таләп итә торган мәсьәләләргә тукталды.

- Үлем күрсәткечләре буенча Зәй районы республикада 14нче урында. Районда гомуми
үлүчеләр саны пандемиягә кадәрге чорга караганда 12,9 процентка түбән, әмма бу күрсәткечне дә киметергә кирәк. Медицина кадрлары белән тәэмин ителеш - төп проблемаларның берсе. Зәй районына максатчан программа буенча белем алган бер студент әйләнеп кайтмаган. Әгәр ул Зәй дәваханәсендә эшләргә теләми икән, белеме өчен тотылган акчаны кире кайтарсын, мондый дәгъва эшен оештырырга кирәк,
- диде Илдар Фатыйхов.

Утырышка Разиф Кәримов йомгак ясады. Ул район дәваханәсе коллективына нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм игътибар итәргә тиешле мәсьәләләрне билгеләде.
Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Поликлиниканың өлкән шәфкать туташы Елена Рафаилова ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Клиник-диагностик лаборатория биологы Светлана Ардина, Куш-Елга авылы ФАПы фельдшеры Гүзәлия Гәрәева, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлеге фельдшеры Ләйсән Журавлевага ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Рәхмәте белдерелде.

Югары Мәлем ФАПы фельдшеры Раилә Талипова, педиатр Лилия Хәйруллина, табиб-анестезиолог Илдар Идиятов, йогышлы авырулар бүлеге шәфкать туташы Елена Алдошина, табиб-стоматолог Динара Бәдретдиновага район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Педиатр Заира Насрулаева, кадрлар бүлеге белгече Ирина Шатунов – район башкарма комитеты Рәхмәт хатлары, табиб-стоматолог Алия Ибраһимова, процедуралар кабинеты шәфкать туташы Лилия Кәрамова, поликлиника кастеляншасы Лера Черяшова район үзәк дәваханәсе Мактау грамотларына ия булды.

2022 ел күрсәткечләре буенча күчмә вымпел ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлегенә бирелде.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев