Районда салкын һәм карлы һава торышы саклана
Шулай ук юлларда кар көртләре барлыкка килүе, урыны белән бозлавык көтелүе хакында да кисәттеләр.
Татарстанда 4-9 гыйнвар көннәрендә аномаль салкын һава торышы, тәүлеклек уртача -18..-25 градус салкын көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көндез бераз кар явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән буран көтелә.
Җомга һәм шимбә көннәрендә төнлә һәм иртән һава температурасы -23..-28 градуска кадәр төшәчәк. Шимбә көнне, 6 гыйнварда көндез -18..-24 градус, урыны белән -34кә кадәр көтелә.
7-9 гыйнварда, алдан фаразлау буенча, төнлә -19..-24 градус, аязганда урыны белән -30га кадәр, көндез исә -13..-18 градус көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев