Районда шәҗәрә фестивале узды
«Тарихта без эзлебез – Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестиваленең район этабы узды.
Зәйдә ТР архив эше буенча дәүләт комитетының «Тарихта без эзлебез - Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестиваленең район этабы үтте.
Зәй данын Имәнлебаш авылыннан Әхмәтҗановлар, Бура-Киртәдән Сәгыйдуллиннар, Карманнан Мөхәсимовлар, Иске Зәй бистәсеннән Долговлар гаиләләре яклады. Фестивальне ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев катнашып, район башлыгы исеменнән катнашучыларга уңышлар теләде.
Жюри ТР архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчыклы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, философия фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институтының музыка сәнгате кафедрасы доценты Әлфия Вознесенская, театр иҗаты кафедрасының театр, кино һәм телевидение факультеты студенты Эльза Рамазанова, хореография сәнгате кафедрасының югары сәнгать мәктәбе факультеты студенты Максим Ивониннардан торды.
Кунакларны төрле милләт киемнәреннән “Теремкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр каршы алып, төрле милләт телендә сәламләделәр.
Жюри фестивальдә катнашучыларның күргәзмәләре белән танышты, алар әзерләгән милли ризыклардан авыз итте.
Әхмәтҗановлар гаиләсе
Кунакларны Әхмәтҗановлар гаиләсеннән кызлары Ләйсән каршы алды. Ул Имәнлебаш авылы тарихы белән таныштырды.

-Имәнлебаш авылына XVII гасырда Казан татарлары тарафыннан нигез салынган. Алар ныклы, чыдамлы ат чаналары, агач тәпәннәр ясау белән танылган була. Алар ясаган чаналарны Чаллы, Минзәлә төбәкләрендә яшәүчеләр бик теләп сатып алган, - ди Ләйсән.
Энҗе Әхмәтҗанова үзләренең шәҗәрәсе белән таныштырды. Габдрәхим, Әхмәди бабалары заманында авылда мәчет салдыру эшен башлап йөргәннәр. Алар биек манаралы, таш мәчет салдырган вакытта киңәш-табыш итү өчен Казаннан өч мулла алып кайтканнары турында да риваятьләр бар икән. Ерак бабалары Әхмәтҗан оста һөнәрче булган, тимерчелек белән шөгыльләнгән. Комганнар, самоварлар, ат чаналары ясаган.
Әхмәтҗановларның иң яратып әзерли торган ризыклары да бик күп. Шундыйлардан – колмак ипие. Аны әзерләү өчен аларның үзләре генә белә торган рецептлары да бар. Камырга төреп пешерелгән каз муены да жюрины хәйран калдырды. Аннан тыш бәрәңге бөкресе, дучмак, өчпочмак һәм тагын әллә никадәр милли ризык-лардан өстәлләре сыгылып торды.
Әхмәтҗановлар нәселе гомер-гомергә тавык, каз үстерү белән шөгыльләнгән. Алар бу традицияне бүген дә дәвам итә. Уллары Имәнлебаш авылында күпләп тавык, каз асрый. Энҗе Габделбәр кызы буыннан-буынга тапшырылып килүче Коръән китабы, дисбеләр хакында да горурланып сөйләде.
«Тарихта без эзлебез - Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестиваленең район этабы җиңүчеләре дә алар булды.
Сәгыйдуллиннар гаиләсе
500 еллык тарихы булган Бура-Киртәдә Сәгыйдуллиннар гаиләсе авылга керү юлында үзләре ясаган һәйкәл хакында зур горурлык хисләре белән сөйләделәр. Хуҗабикә Рузилә ханым буыннан-буынга күчеп килүче намазлыклар, шамаилләр белән таныштырды.

Гаиләдә саклана торган иң борынгы, 110 еллык тарихы булган конвертлап тегелгән өшәнчек күпләрдә зур кызыксыну уятты. Сәгыйдулла бабайның әбисе Шәмседоха әби кияүгә чыкканда шушы өшәнчеккә тутырып бирнә әзерләгән. Гаиләнең яратып әзерли торган ризыгы – йомырка тәбәсе. Ул тәбә гади генә әзерләнми. Аны әзерләүнең үз рецептлары бар. Хуҗабикә алар белән бүлеште.
Мөхәсимовлар гаиләсе
Карман авылыннан Рамилә Мөхәсимова ике милләтнең гореф-гадәтләрен үз итеп яши. Аның әнисе – керәшен, әтисе – татар. Кунакларны ике милләткә дә хас булган милли ризык – көлчә белән каршы алды.

Татар һәм керәшен халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын үтәп яшиләр алар. Хәтта татар халкының гореф-гадәтләрен безгә әниебез – керәшен кызы Римма сеңдереп үстерде, дип сөйләде ул. Рамиләне якларга 91 яшьлек Роза апа килгән. Нәселләрендә буыннан-буынга тапшырыла торган Коръән китабын зур горурлык белән Рамиләгә тапшырды ул.
Мөхәсимовлар өстәле ике милләтнең милли ризыкларыннан сыгылып торды. Жюрины бүгенге көндә бик популяр булган, дөрес туклану өчен менә дигән ризык - кесәл
кызыксындырды. Аның төсе дә, исе дә, тәме дә юк, ә файдасы сөйләп бетерерлек түгел икән.
Долговлар гаиләсе
Иске Зәй бистәсеннән фестивальдә катнашкан Долговлар гаиләсе керәшен милли гореф-гадәтләрен үз итеп яши. Хуҗабикә Светлана тормыш иптәше ягыннан тугыз буын бабаларын барлап, Казан, Уфа дәүләт архивы аша раслаткан шәҗәрәләре хакында сөйләде. Кунакларны керәшен халкының милли ризыгы – шишара белән каршы алды.

-Православие динендәгеләрнең бүгеннән уразалары башланды. Ул 15 апрельгә кадәр христианнарның иң зур бәйрәме - Пасхага кадәр дәвам итәчәк. Уразада ит-сөт, йомырка, терлек мае ашаудан тыелып тору белән беррәттән, начардан арыну, нәфесеңне тыю, гайбәт һәм ялганны туктату да кирәк, - ди Светлана.
Өстәлгә дә нәкъ менә ураза вакытында кулланыла торган ризыклар әзерләгән иде ул.
Нәселендәге ата-бабалары хакында тирән, мәгънәле чыгышы жюрины битараф калдырмады. XVII гасырдан башлап бүгенге көнгә кадәр барлык нәсел шәҗәрәсен өйрәнгән ул. Бабалары белән Светлананың улы, кызы да кызыксына икән. Нәселләре яратып ат үрчетү белән шөгыльләнгән. Бу хайванга мәхәббәт балаларында да дәвам итә. Кызы рәсем ясый, бигрәк тә ат рәсемен ясарга ярата.
Нәселләрендәге Кузьма Долгов полковник, эре дипломатик хезмәткәр, СССР Тышкы эшләр министрлыгы киңәшчесе булып эшләгән. Бүгенге көндә аның балалары, оныклары белән элемтәдә яши алар. Тагын бер бабалары Михаил Долгов шулай ук партия һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанда телевизион тапшыруларны оештыручыларның берсе, «Мактау билгесе» ордены кавалеры булган.
Фестивальнең төбәк этабы шулай ук бездә – Зәй шәһәрендә уздырылачак. Анда Зәй данын район этабында җиңү яулаган Әхмәтҗановлар гаиләсе яклаячак.
Фестиваль-бәйгедә катнашкан һәр гаилә гореф-гадәтләргә һәм иҗади күнекмәләргә бай, аларны саклап калырга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга гына кирәк.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев