Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Районда юлларны төзекләндерү эшләре бара

Ел саен язын кар белән бергә юл катламы да «эри».

“Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юлчылары юллар ачыла башлауга чокырларны ямау эшләренә кереште.
Узган атнада юлчылар Зәй-Сарман юлындагы чокырларны ремонтлый башлады. Бу юлның озынлыгы 18,5 километр тәшкил итә. Кар-боздан ачылган юлның төзекләндерәсе урыннары шактый.

Аеруча аварияле дип саналган участокта (Сарман белән Югары Баграж арасындагы урман) иске җимерелгән асфальт катламы махсус техника белән ватып алына, анда тыгызлап җир салынып, вак таш түшәләчәк.

-Район буенча автомобиль юллары 418 километр тәшкил итә. Юл төзекләндерүчеләр алдында зур бурычлар тора. Аеруча транспорт агымы көчле булган Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт юлын, Зәй-Сухрау трассасының кайбер өлешләрен рәтлисе бар, - ди “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы баш инженеры Алексей Спиридонов.

Район юлларында чокырларны ямау эшендә ике бригада эшли. Юллар коелма һәм асфальт-бетон кулланып төзәтелә.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев