Район мәгариф учреждениеләре яңа уку елына әзер
Зәй муниципаль районында 42 белем бирү учреждениесе эшли: 20 балалар бакчасы һәм 22 мәктәп.
Уку елына әзерлек кысаларында барлык мәгариф оешмаларында кабинетларга, коридорларга, ашханәләргә, пищеблокларга агымдагы ремонт ясалды.
Башкарма комитет җитәкчесенең «Зәй муниципаль районы мәгариф оешмаларын яңа 2024-2025 уку елына әзерләү турында» карары нигезендә 5 — 14 августта комиссия муниципаль районның барлык мәгариф учреждениеләрен кабул итте. Хәзерге вакытта барлык мәктәпләрдә Белем көненә багышланган бәйрәм чараларына әзерлек бара, алар быел 2 сентябрьдә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев