Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Район кырларында көзге арыш чәчүгә керештеләр

Урып җыю эшләре белән беррәттән игенчеләр киләсе ел уңышына нигез салалар - көзге культураларны чәчәләр.

Быел көздән район кырларында 17 мең гектар мәйданда көзге бөртекле культуралар чәчәргә планлаштыралар. Шуның 1100 гектары — көзге арыш.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, көзге арыш районда «Восток» һәм «Зәй шикәре» агрофирмаларында игеләчәк.

«Зәй шикәре» агрофирмасында көзге арышны чәчүгә 14 августта керештеләр. Биредә ул 656 гектар мәйданда чәчеләчәк.

«Чыбыклы» производство комплексы басуларында өч чәчү агрегаты эшли.

— Эш бер сменада оештырылган, механизаторларыбыз тәҗрибәле. Ике мәртәбә басуга алып килеп ашаталар, — ди «Зәй» агрофирмасының «Чыбыклы»  производство комплексы әйдәүче агрономы Семен Агеев.

Аяз көннең һәр минуты кадерле икәнен аңлап эш итә механизаторлар. Динар Гыйзетдинов район кырларында өченче сезонын хезмәт куя. Ул Түбән Кама агросәнәгать колледжын тәмамлаган.

— Хәзерге техникалар көчле. Мин куәтле «Джондир» тракторында эшлим. Һава торышы уңай булса, чәчүне озакка сузмабыз дип торабыз. Моның өчен бар мөмкинлекләр дә бар, — ди Динар.

Шулай ук «Восток» агрофирмасы игенчеләре дә 14 августта көзге арыш чәчүгә кереште. Киләсе ел уңышына нигез нәкъ менә бүгеннән салына. 

Зәй кырларында урып-җыю 85 процентта башкарылды. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, уңыш гектарыннан уртача 27 центнер чыга. Тулаем җыем 87515 тонна тәшкил итә. Бүгенге көндә барлык агрофирма кырларында язгы бодай уңышын җыялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев