Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район башлыгы Ураза гаете белән котлый

Барыгызны да ихлас күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете көне белән тәбриклим.

Хөрмәтле мөселманнар!

Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче Ураза гаете бәйрәме белән тәбрик итәм!

Һәр мөселман өчен Рамазан — игелек һәм сабырлык, үзара ярдәмләшү һәм аңлашу ае, анда гыйбадәт кылучылар бер-берсенә мәрхәмәт белән карыйлар, уй-фикерләренең сафлыгын кайгырталар, хәйриячелек белән шөгыльләнәләр. Ураза гаете тирән рухи мәгънәгә ия һәм ул иманны ныгыту, үз-үзеңне камилләштерү һәм әхлакый чистартуны чагылдыра. Дин тотучылар бәйрәмне бай һәм юмарт табыннар белән генә түгел, ә ярдәмгә мохтаҗ булганнарга игътибар һәм шәфкатьлелек белән каршы алалар.

Аллаһы Тәгалә сезнең тоткан уразаларыгызны, кылган догаларыгызны кабул итсен, һәркемгә сәламәтлек һәм озын гомер бирсен! Мөселманнарның игелекле эшләре рухи аһәңдәшлекне арттыруга өлеш кертер, ә шәфкатьлелек һәм юмартлык исламның иң яхшы әхлакый нигезләрен күрсәтү үрнәге булыр дип ышанам. Ихластан барыбызга да тыныч күк йөзе, күңел күтәренкелеге, бәхет, игелек һәм татулык телим!

Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев