Район башлыгы Разиф Кәримов Корбан бәйрәме белән котлый
...
Хөрмәтле мөселман-кардәшләр, зәйлеләр!
Сезне чын күңелдән мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе — Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Корбан бәйрәме тирән әхлакый мәгънәгә ия, шәфкатьлелек, игелеклелек, түземлелекне, якыннарга мәхәббәтне, һәркемгә карата кайгыртучанлыкны һәм мәрхәмәтлекне гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм өлкәннәрне хөрмәт итәргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якыннар турында кайгыртырга, балаларны игелек һәм диндарлык рухында тәрбияләргә өйрәтә.
Исламның югары гуманистик кыйммәтләре алга таба да безнең күпмилләтле район халкы арасында үзара аңлашуны, бердәмлекне һәм татулыкны ныгытуга хезмәт итеп, җәмгыятьтә тынычлык һәм иминлекне саклауга ярдәм итсен.
Изге Корбан бәйрәме сезгә туган районыбыз файдасына яңа казанышлар өчен көч өстәсен, барлык башлангычларда да уңыш китерсен, һәркемне игелекле эшләргә әйдәсен. Районыбызда яшәүче һәр гаиләдә, һәр йортта муллык булсын, ә һәркемнең йөрәге иман нурлары, шәфкатьлелек белән тулсын. Һәрбарчабызның киләчәккә өмет белән, тынычлыкта, иминлектә яшәвен телим.
Чын күңелдән ныклы сәламәтлек, тынычлык, һәр йортта җылылык һәм мәхәббәт телим!
Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев