Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Район башлыгы Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән тәбрикли

Хөрмәтле Зәй муниципаль районы юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне - юллар һәм күперләр төзүчеләр, ел әйләнәсе катлаулы юл хуҗалыгын карап тотуны һәм эксплуатацияләүне, шәһәрдә һәм торак пунктлар арасында ышанычлы имин автомобиль элемтәсен тәэмин итүчеләр бәйрәме ул.

Һава торышының нинди булуына карамастан – җәйге челләдә дә, кышкы салкыннарда да сез туган районыбыз һәм анда яшәүчеләр иминлеге өчен хезмәт куясыз. Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә һәр кешегә лаеклы тормыш шартлары тудырыла. Киләчәктә дә алда торган бурычларны үтәү өстендә актив һәм нәтиҗәле эшләрсез дип ышанам.

Зәй районы юл хуҗалыгы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән тармак ветераннарына һәм бүген аларның эшен ышанычлы дәвам итүчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм тыныч күк йөзе телим! Тигез һәм шома юллар максатларыгызга, иң яшерен хыялларыгызны чынга ашыруга китерсен!

Зур ихтирам белән, район башлыгы Разиф Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев