Район башлыгы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан тәбрикләвен җиткерә
Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!
Гаилә-ул тормышның төп таянычы, җылылык һәм илһам чыганагы. Татарстанда мәхәббәткә һәм үзара аңлашуга нигезләнгән ныклы гаилә бәйләнешләре традицияләрен кадерләп саклыйлар.
Нык гаилә, назлы мәхәббәт, һичшиксез тугрылык – бу һәр кеше тормышында иң кадерлесе. Гаилә тәрбиясе нигезләре нәкъ менә шушы төшенчәләрдән башлана.
Гаиләдә буыннан-буынга тапшырыла торган тормыш тәҗрибәсе гаилә бәйләнешләренең ныклыгының төп элементы булып тора.
Бу бәйрәм көнендә һәр гаиләдә тугрылык, мәхәббәт һәм үзара аңлашу, гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре ныгуын, кайгыртучанлык, наз, игелек булуын телим. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән үткәргән һәр мизгелне кадерләгез!
Хөрмәт белән, муниципаль район башлыгы Р. Г. Кәримов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев