Район активына яңа җитәкче тәкъдим ителде
Атналык киңәшмә барышында Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов «Татнефтедор» ААҖнең Зәй автомобиль юллары идарәсенә яңа җитәкче билгеләнүе турында хәбәр итеп, аны район активына тәкъдим итте.
Ул – Марат Руслан улы Сыраев. Белеме буенча Әлмәт политехник техникумын тәмамлаган, Кама Дәүләт инженер-икътисад академиясендә, Казан федераль университетында югары белем алган. Хезмәт юлын нефть һәм газ табу операторы булып башлаган. Төрле вазифаи җаваплы урыннарда эшләгән. Моңа кадәр Әлмәттә «РЕМСЕРВИСТРАНСПОРТ» ҖЧШ оешмасында директор булган.
Гаиләле, ике баласы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев