Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Рабит Батулла Наил Дунаев турында

Бүген якташыбыз театр артисты Наил Дунаевның арабыздан мәңгелеккә китеп баруына нәкъ бер ел. Без зәйлеләр аның якты истәлеген күңелләребездә саклыйбыз, матур образларын сагынып искә алабыз. Бу уңайдан тагын бер бөек шәхесебез, районыбыз горурлыгы, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың «Туган ягым - Зәй төбәге» дип исемләнгән хатирәләрендәге Наил Дунаев турындагы өлешен тәкъдим итәбез.

Туган ягым – Зәй төбәге

Хатирәләр

Зәй ягында туып үскән якташларым--олуг шәхесләр турында

хатирәләр, мәкаләләр, күзәтүләр

Рабит Батулла

 

Д у н а й

(1937)

Татарстанның халык артисты (1982); Русиянең атказанган артисты (1996); Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге иясе (1998).

Зәй төбәгендә туфрак бик тә уңдырышлы; анда шагыйрь дә, язучы да, галим-академиклар да, атаклы көрәшчеләр дә, спортчылар да, игенче, нифтәнникләр дә үсә тора, Аллага шөкер, орлыгы Бохарада түгел. Әмма, дуслар, Зәйнең бер тугае бар — Зичә буе. Шул тугайда Бишавылы мәктәбе утыра. Менә шушы мәктәпне мин университет дип атар идем. Багыгыз сез, кемнәр чыккан аннан, юк, без—шагыйрь-язучылар гына түгел, халык артисты Наил Дунай дигән тагын бер шәхесне биргән мәктәп ул.

Керәшен йолаларына хас буларак, Дунайның өч исеме бар. Керәшенчә аның исеме Микулай, урысча-рәсми исеме Николай, сәхнә исеме исә — Наил. Сабакташлары, сәхнәдәшләре арасында ул бары тик Дунай гына.

Дунай Әхмәт авылында Иван дәдәйнең ихатасында дөньяга килгән җегет. Ул атасы кебек умартачы булып та киткән булыр иде, аның кулы бу эшкә ятышып тора иде. Ул бәлки рәссам булып та киткән булыр иде, бала чактан ук ул үзе әтмәлләгән буягычлар белән, рәсем ясый торган иде. Сигезенче сыйныфта укыганда, тарих дәресендә ул Богдан Хмельницийны ясап, бөтенебезне шаккатырган иде. Ул бәлки биюче, җыручы булып та киткән булыр иде, ул ата-бабасыннан ишеткән керәшен халкының борынгы җыруларын гаҗәп йомшак тавыш һәм моң белән җырлый иде. Ләкин аны театр сәнгате бөтереп үзенә алды. Дистәләрчә рольләр башкарган Дунай, дистәләрчә пьесаларны татарчага тәрҗемә иткән язучы да. Дунайның тәрҗемә теле атаклы Габдулла ага Шамукның тәрҗемәләре кебек җитди, халыкчан һәм югары өслүбтә була. Яшерен-батырын түгел, Дунай тәрҗемәче-язучы буларак инде әллә кайчан Татарстан язучылар берлегенең хакыйкый әгъзасы булырга лаек шәхес һәм озакламый ул шулай булыр да, иншалла.

Түбән-Биш авылыныдагы урта мәктәп ул, чыннан да, кайбер университетларга тора икәнен мин Мәскәүдә укыганда ук аңлаган идем инде. Театр училищесендә Киевтан, Мәскәүдән, Ленинградтан, тагын әллә нинди олы шәһәрләрдән төрле милләт студентлары җыелган иде. Безгә анда Пушкиннарны, Гогольләрне, Островскийларны өйрәтә башладылар. Башка җегетләр-кызлар ябырылып имтиханга әзерләнә, «Ревизор»ны, «Үле җаннар»ны укыйлар. Чеховның хикәяләрен чәйниләр. Без бит инде боларны Бишавылы мәктәбендә чагында ук, Гатүф кызы Рина апа Садретдиновадан укып өйрәнгән идек, дибез Дунай белән. Шулай итеп, авылда алган белем белән без Мәскәүдә дәүләт имтиханнарны тапшырдык.

— Сез Гогольне каян беләсез? — дип сорыйлар иде башка милләт студентлары.

— Белмәскә! Без бит урта мәктәп тәмамладык, — дибез.

— Без дә урта мәктәп тәмамладык, алайса, сезенең алтын медальдер, —диләр.

— Юк, алтын түгел, атесттатта өчледән башка билге юк, — дибез.— Сезнең?

— Атестатта дүрт тә биш,— диләр.

Чыннан да Түбән-Биш урта мәктәбе ул университет булган икән!

Зәй якларының табигате, болыннары, урманнары, күктәге тургайлары, сабантуйлары, питраулары, нардуганнары күңелне һаман чеметә, йөрәкне һаман җирсетә...

Була шундый холыклы кешеләр: үзләре эчкерсез булса да, гаугачан, шау-шу куптара, тиз кызып, тиз бәхәскә кереп якыннарына рәхәтсезлек тудыра андыйлар. Бер караганда, шундый шау-шулы кешеләр каты холыклы сыман тоелыр. Баксаң, андыйлар шактый тотрыксыз булып чыга. Бер фикердән икенчесенә, бер эштән икенчесенә, бер хатыннан икенчесенә бик еш күчәләр.

Бар басынкы, тавышсыз, гаугасыз, сабыр кешеләр, бер баксаң, алар йомшак, сыек буынлы булып күренә, әмма чынлыкта бу кешеләр үзсүзле, башлаган эшне ташламас, хатын-гаилә белән уйнамас, хыялга гына таянып, вакытны бушка әйләндермәс, алар тормышка җайлаша белер, гаиләсен нык тотар, бай булмаса да, таза тормыш корыр, әнә шундый үҗәт холык булыр аларда.

Каһарманыбыз – Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, М.Җәлил бүләге иясе Наил Дунаев нәкъ менә шундый шәхес, сабыр, ләкин үҗәт холык иясе.

Зәй төбәгенең Әхмәт авылы Зичә инеше ярына, тау итәгенә сыенып урнашкан. Кечкенә Микулай, ягъни безнең булачак артистыбыз, менә шушы авылда дөньяга килгән. Иван дәдәйне Ходасы бер нәрсәдән дә мәхрүм итмәгән: балалары, уллары, кызлары күп булды, шөкер. Һәрберсе үз тормышын үзе корырдай таза тәрбия бирде Иван дәдәй балаларына. Оста умартачы иде ул Иван дәдәй. Малы-туары мул булды. Каралты-кура таза булды, шөкер. Кечкенә Коля-Микулайны да ул, үзе кебек, күп мал асрап, күп умарта тотып, шәп йорт корып, авылда яшәр, дип өметләнә иде. Бу өметләр нигезсез түгел иде, чөнки Микулайның бу эшләргә кулы ята, тырыш, сабыр, кушкан йомышны азагына кадәр җиткезә белә торган бала булып үсте…

Юк шул, дөнья син дигәнчә генә бармый икән. Сөекле улы Микулай укырга хирыс булды. Мал-туар, бал-умарта, каралты-кура арасыннан аны сәнгать, олы сәхнә тартып алды. Иван дәдәй монысына да чәпчемәде, сабыр кабул итте ул бу вакыйганы: «Әйдә, булмаса булган икән, безнең өйдән дә бер артист чыксын айса*», – диде.

Чү! Җиңгиләр керәшен җырулары җырлый. Керәшен очында туй!

Нәрсәдән башланды соң әле ул сәнгатькә тартылу? Кем аны бу «эшкә» котыртты?

Җыр ярата иде Микулай. Әнисе җырлаганны, апасы, җиңгәсе, авыл хатыннары, авыл дәдәйләренең җырлаганын ул сәгатьләр, төннәр буе, мәҗлес таралганчы тыңларга да риза иде.

Эштән бушаган арада Дунай Микулай туган авылы Әхмәткә, ата-анасы йортына ашыга.

Дунай кайткач, тозлаган яшелчә, җиләк-җимеш, табагы-табагы белән ит-аш өстәлгә менеп утырды. Аннан соң – җыелды күрше-күлән, туган-тумача, агайне-ыру, карчык-җиңгиләр. Китте сөйләш, җырлаш. Җиңгәсенең искиткеч итеп җырлавын ишетеп, Дунайның тамагына әче төер тыгылды. Болай итеп бер җирдә дә, беркемнең дә җырлаганын ишеткәне юк Дунайның.

Әкрен кирәк, ипләп кирәк

Ишетергә сандугач сайрауларын...

* айса – “алайса”ның кершенчә әйтелеше.

Бу җырны аның бала чакта ук ишеткәне бар. Дунайлар ыруы борын-борыннан шушы җирдә утырды. Дунай атасы белән урманда чүнниктә эшләгән чакта да, урман эченнән шушы җыру ишетелә торган иде. Качкын Ычтапан шулай урманда җырлый, дип сөйлиләр иде.

Качкын Ычтапан инде күптән үлгән, ә җыр һаман яңгырый. Чабактауга Питрауга менгәч тә, урман эченнән гел шушы җыру ишетелә иде. Күрше авылга – Түбән Биш мәктәбенә йөргәндә дә Микулай колагында гелән шушы җыр чыңлый иде. Кем җырлый аны урманда, кем җырлады аны Питрау көнне? Әллә урман үзе чыгарганмы бу җыруны.

Мәҗлес янә кыза. Җыруны бөтен мәҗлес күтәреп ала, Дунай гына җырламый, ул җыруны тыңлап ләззәтләнә.

Җырдан соң шау-шу, сөйләшү, көлешү…

Шулкадәр сагынып кайта аларны Дунай. Әхмәт авылын, болыннарны сагынып кайта, тауларга менә. Барысын да бер көнне күреп, барысы белән дә берьюлы сөйләшеп чыга да, икенче көннәрне кая барыр җир тапмый йөри, бөтен яшьтәшләр иртә таңнан эштә, карт-коры да бала-чага бага, алар да һаман эштә. Биш-алты көн уздымы, кире калага китәсе килә башлый, артистлар янына, шау-шулы шәһәргә, театрына ашкына башлый. Яратып, сагынып, ашкынып кайта да, ашкынып калага китү турында хыяллана башлый Дунай. Гомере буе шулай булырмы микәнни соң? Гомеркәйләр буе? Шәһәргә барса – авылын сагыныр, авылга кайтса – театрын сагыныр микәнни?

Бу өлешне мин “Соңгы чабыш” хикәясенә керттем.

Җырга колак салган сабый үзе дә җырлый башлый. Дунай да җырлый торган иде яшь чагында, йомшак, артык көчле булмаган тавышы белән ул күрше-тирә халкын әсир итә торган иде. Әйе, җыр китерде аны сәхнәгә, мотлак җыр алып килгәндер аны сәхнәгә. Мәктәптә укыганда...

Дөресрәге, сигезенчедә укыганда башланды бугай сәхнәгә, сәнгатькә тартылыш. Әле яңа гына Казанда укытучылыкка укып чыккан кыз Зәй төбәгенең Түбән Биш авылы урта мәктәбенә әдәбият укытучысы булып килгән иде. Мәрвәрия апа Җиһаншина. Әнә шушы укытучы булмаса, бәлки, Наил Дунай дигән артист та булмас иде. Кем белә? Шигырь сөйләп, дәрес аңлату – ул сәнгать дәресләре иде. Мәрвәрия апа Казанда укыганда ничек итеп татар театрына спектакльләр карарга йөрүе турында сихерле итеп сөйли торган иде. Хәтердә, хәтердә, хәтердә булмыйча ни, барысы хәтердә! «Биш бүләк» спектакленең ничек куелышы, нинди мәшһүр артистларның ул спектакльдә катнашуы турында Мәрвәрия апа сөйли; сөйләми, уйнап күрсәтә, җырларын җырлый, «Биш бүләгем, кайтсам тартынмассың, тиздән кайтам, кунак итәрсең».

Мәрвәрия апа сабыйлар йөрәгенә ялкын кабыза белә шул.

Җанлы сәнгать дәресләре булган икән ул Мәрвәрия апаның әдәбият дәресләре, театр белеме биргән икән лә Мәрвәрия апа укучыларына, профессиональ театрлар гына куя ала торган пьесаларны уйнаткан икән лә Мәрвәрия апа Дунайларга. Барысы да, барысы да Дунайны сихерләгән икән, аны сәхнәгә котырткан икән ләбаса. Хәер, бер Дунайны гынамы икән? Мәшһүр шагыйрь, Тукай бүләге иясе Мөдәррис Әгъләмне дә, артист-режиссер, драматург Батулланы да, язучы Хәйдәр Гайнетдинне дә, язучы Рәүф Гыйззәтуллины да, тагын башка бик күпләрне дә сихерләгән икән лә Мәрвәрия апа.

Иван дәдәйнең каралты-курасында тәпи баскан, мәктәптә канат ярган Микулай Дунай, аттестат алгач та, 1956 елда турыдан-туры Мәскәүнең Югары театр мәктәбенә укырга китә. Бер мәктәптән, бер чыгарылыштан өч җегет – Хәмзә Арсланов, Батулла һәм Микулай Дунай театр мәктәбенә кереп тә кайталар.

Язмышлар төрле, Хәмзә Арсланов мәдәният хезмәткәрләренең өлкә комитетында хезмәт итте, Батулла да, театрны калдырып, язучылык эшенә керешә, өчесеннән берсе артист булып китә.

Авыл аны тудырды, тәрбия итте дә шәһәргә озатты.

Ләкин авыл сагындыра, укытучылар сагындыра, сыйныфташлар сагындыра.

Кайтып киткәләү генә сагынуны баса алмый. Гәүдәң – шәһәрдә, күңелең-җирсүең – авылда. Әнә шул ике арадагы сагыну Дунайның йөзенә кайчакларда сагыш шәүләсе сирпи. Дунай театр кешесе, ул, бик теләсә дә, авылга кайтып тора алмас иде. Театрсыз ул үзенең гомерен күз алдына да китерә алмый. Театр бик тә сихерле җир бит ул. Бер эләктердеме – мәңге дә ычкындырмый.

Ләкин шулай театр белән авылы арасында җирсеп яшәсә дә, Наил Дунай бәхетле язмышлы кеше. Чөнки ул үҗәт рәвештә шушы язмышны үзе эшләде, үзе корды. Мәктәп сәхнәсе, Мәскәү театр мәктәбе, аннары – татар халкының иң бөек сәнгать йорты, Камал театры сәхнәсе. Вәссәлам!

Илле ел бер үк эштә. Театрның хәлкәйләре мөшкел вакытта, айлар буе булыр-булмас хезмәт хакын ала алмыйча интеккән чакларда да, башкалар кебек, озын акча эзләп, башка җайлырак һөнәр эзләп, Дунай театрны ташламады. Һәм дөрес эшләде. Әнә шул үҗәтлеге аны шәхес итте, бүгенге Дунай итте.

Дунайның Казандагы фатирына керәбез. Дунайның хатыны Татьяна оныклары белән әвәрә килә.

Алар беренче мәртәбә Чаллы төбәгенең Борды авылы Сабан туенда очраштылар. Татый да (Татьяна Григорьевна Батаеваның керәшенчә исеме) – Дунайны бик ошатып калды. Ошатмаслыкмыни: буй-сынлы, мәһабәт җегет. Дунай да Татыйны ошатты. Ошатмаслыкмыни: кыз гүзәлләр гүзәле, укымышлы. Менә шушы күз карашлары аларны гомерлеккә яр итте. Мәскәүдә – Дунай – театр училищесында, Таня – китапханә институтында укыганда алар өйләнеште. Батулла аларны кодалады, Туфан Миңнуллин кияү җегете булды. Хәзер инде профессор, сәнгать академиясенең проректоры Татьяна Григорьевна белән халык артисты Наил Дунаев оныклар тәрбияли. Бәхетле гаилә дими, ни диярсең!

– Уйнаган рольләреңнең иң якыны? – дип сорыйм Дунайдан.

– Барысы да якын, дисәм, артык традицион җавап булыр… Фигаро миңа бик кадерле роль. Ни генә әйтсәң дә, Фигаро минем иҗат биографиямдә зур урын тота… «Өч аршын җир»дәге каһарман, Шамил Усманов…

– Тәнкыйтькә мөнәсәбәтең ничек?

– Мактасалар – тәнкыйть әйбәт, хурласалар – яман!

Дунайның бу ярымшаяру белән әйтелгән сүзләрен болайрак шәрехләргә кирәктер: олы исемнәр яулаган Наил Дунаев иҗатына театр тәнкыйте игътибарлы иде, дип булмас шикелле. Аның иҗаты турында әтрафлы, тирән, киң, төпле монография әлегә язылмаган.

– Артист булып китмәгән булсаң, син кем булыр идең?

– Мин елга капитаны булырга хыяллана идем…

– Һәм булдың да… сәхнәдә син капитан да булдың…

– Әйе, «Хуш, Назлыгөл!» спектаклендә мин авыр язмышлы капитанны бик сөеп-яратып уйнаган идем. Ул роль дә – минем иң кадерле бер иҗат җимешем.

– Остазларың?

– Остазлардан мин, шөкер, уңдым… Сабыйчактагы укытучыларым Мәрвәрия апа Җиһаншина, Василий Зингаровлардан башлап, Мәскәү профессоры Михаил Гладков, Хәлил ага Әбҗәлилов. Галимә апа Ибраһимовалар, Марсель Сәлимҗановлар минем иҗат мәктәбем була килде.

Мәктәп дигәннән, Наил Дунай хәзер инде үзе остаз: сәнгать академиясендә үзе шәкертләр тәрбияли.

Дунай үзе уйнаган, үзе уйнамаган спектакльләрнең игъланнарын җентекләп җыеп килә икән. Йөзләгән белдерүләрне, сәнгать музеен тутырырлык хәзинәне туплаган Дунай. Шул игъланнар арасында без «Наил Дунаев тәрҗемәсе» дигән гыйбарәне еш очратабыз. Наил Дунаев тәрҗемәсендә төрле милләт драматургларының әсәрләре татар сәхнәсендә уйнала килә. Дөресен генә әйтсәк, аның бу хезмәте Татарстан Язучылар берлеге игътибарына лаек. Һәм ул күптән инде бу эше белән Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булырдай шәхес.

Дунай һәр эшендә, һәр шөгылендә дә үҗәт яшәде.

Ул балыкчы да бит әле. Йә, нәрсә калган инде әти кешегә, бабай кешегә, зәмһәрир суыкларда, боз ватып, бәке тишеп, кармак салып, сәгатьләр буе шыртлака чиерткәнен көтеп утыру? Җәйге эссе челләдә көннәр буе калкавычка багып утыруның ни рәхәте бар икән соң? Юкса, Дунай үзе балык ашамый, дусларына өләшә эләккән балыкларын.

Ул – ата «болельщик», ягъни җанатар да. Хоккей белән футбол ярышы буласы көнне Дунай үзенә урын табалмыйча йөри. Сәхнәдә эше булмаса, һичшиксез, ул стадионга чабачак яки телевизор экранына ябышып утырачак. Барыбер түгелмени соң – кем капкасына туп кергән, «Ак барс»ныкынамы, «Торпедо»ныкынамы. Юк, Дунай өчен барыбер түгел. Ул үз командасы өчен җан ата.

Дунай, акрын гына атлап, театрга бара… Йөзләрчә рольләр инде уйналган: Тукай, Ромео, Фигаро, Усманов; уннарча рольләр уйнала; тагын ничәме-ничә рольләр әле уйналыр!..

Әйе, 75 яшь тә килеп җиткән икән шул. 50 ел сәхнәдә уйналган икән шул! Озын булсын сәхнә гомере!

Иван дәдәйнең ыруы-нәселе таза буынлы, озак яшәр, иншалла. Артист пенсиягә китми ич ул, йөрәк түзми, сәхнә тарта. Еллар узар,, Дунай әле сәхнәдә булыр. Тагын еллар узар. Дунай сәхнәдә булыр… Мондый ихлас, мондый үҗәт кеше сәнгатьтән мәңге китмәс!

Дунай турында телевизион фильм төшерелде ул ”Үтә җәйләр, көтә зәйләр” дип атала иде. 1997. Режиссеры Әхтәм Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев