QR-кодлы электрон пенсия таныклыклары
Электрон пенсия таныклыгы - традицион пластик таныклыкның, белешмә яки пенсия кенәгәсенең заманча цифрлы аналогы ул. Яңа формат пенсионерларга пенсия билгеләнгәнлекне кәгазь документлар күрсәтеп тормыйча гына электрон рәвештә расларга мөмкинлек бирә.
Электрон таныклыкта аның хуҗасы турында төп мәгълүмат: фамилиясе, исеме, атасының исеме, шәхси исәп номеры, пенсия төре, аның билгеләнү срогы һәм пенсионерның фотосурәте бар. Барлык мәгълүматлар Россия социаль фондының саклаулы мәгълүмат системасында саклана.
Документны "Дәүләт хезмәтләре" порталында һәм мобиль кушымтада шәхси кабинетта алырга мөмкин. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен таныклыкка автомат рәвештә социаль фонд мәгълүматлары нигезендә формалаша торган уникаль QR-код кушылган.
QR-код аның хуҗасы турындагы мәгълүматның дөреслеген тиз арада расларга мөмкинлек бирә. Һәр код уникаль һәм ялганнан сакланган, бу шәхси мәгълүматларның өстәмә куркынычсызлыгын тәэмин итә. QR-кодның гамәлдә булу вакыты чикләнгән, шуңа күрә аны вакыт-вакыт яңартып торырга кирәк.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренчә, цифрлы форматны кертү гражданнарның дәүләт структуралары белән үзара хезмәттәшлегенең уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын арттыра:
"Электрон пенсия таныклыгы - кәгазь документны электрон вариантка алмаштыру гына түгел, ә сервисның яңа дәрәҗәсе ул. Ул гражданнарга һәрвакыт үз статусын раслау мөмкинлеге бирә һәм хезмәт күрсәтүләргә һәм социаль ярдәм чараларына керүне гадиләштерә. Цифрлы формат мәгълүматны ышанычлы яклауны тәэмин итә һәм кулланучылар өчен хезмәтләрдән максималь уңайлы файдаланырга мөмкинлек бирә ".
Электрон пенсия таныклыгын кулланышка кертү дәүләт хезмәтләреннән файдалануны гадиләштерүгә, үтә күренмәлелекне арттыруга һәм кәгазьсез документлар әйләнешен үстерүгә юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге алдалауның яңа схемасы барлыкка килү турында кисәтә
Соңгы аралада гражданнарга массакүләм рәвештә "барлык пенсионерларга, янәсе, ашыгыч рәвештә социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм пенсияләрен цифрлы сумга күчермәсеннәр өчен гариза язарга кирәк" дигән хәбәрләр тараталар. Әлеге хәбәрләр ялган, дөреслеккә туры килми.
Россия Социаль фонды пенсияләрне цифрлы сумга күчерми, һәм күчермәс өчен гражданнардан бернинди гаризалар да таләп ителми. Социаль фондның клиент хезмәтләрендә ялган хәбәрләрдә әйтелә торган гаризаларның махсус формалары юк.
Мондый хәбәрләр социаль киеренкелек тудыра һәм мошенниклар тарафыннан шәхси мәгълүматлар алу яки гражданнарны финанс схемаларына җәлеп итү өчен кулланыла. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге тикшерелмәгән текстларга ышанмаска киңәш итә, хәбәрләрдә "ашыгыч килергә", "кул куярга", "датага кадәр өлгерергә" яки "барлык танышларга тапшырырга" өндәмәләре булган очракта аеруча игътибарлы булырга кирәк.
"Мондый эчтәлектәге теләсә нинди хәбәрләр - фейк. Пенсияләрне түләү гадәти тәртиптә дәвам итә, ә гражданнарга бернинди өстәмә гамәлләр кылырга кирәкми. Республика халкыннан бары тик рәсми мәгълүмат чыганакларына гына ышануыгызны сорыйбыз», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
фото Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев