Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пыяла ватыгы ашаучы Петр дәдәй ун ел алдан үзенә кабер ташы, чардуган ясап куйган

Кабан-Бастрык халкы авылдашыбыз Петр Степановны байтак рационализаторлык тәкъдимнәре керткән, техниканың, теләсә кайсы механизмның төгәлсезлеген үтәли күрү сәләтенә ия булган кеше буларак хәтерендә саклый.

1986 елның язында Чернобыль атом-электр станциясендәге техноген фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдәге кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен Петр Александрович медальләр, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Шул зонада үткәргән айлары аның сәламәтлеге бетүгә, гомере иртә чикләнүгә дә сәбәп булгандыр инде.


Монголиядә сроклы хәрби хезмәт үтеп кайткач, яланаяк пыяла ватыклары өстендә йөргән һәм стаканнарны, ватык пыялаларны ашап, бөтен кешене шаккатырган тимер кебек таза Петр дәдәй иде ул, югыйсә. Чернобыльдәге авыр хезмәт шартлары, көчле нурланыш нәтиҗәсендә сәламәтлеге бик нык какшап, ярты елга дип киткән җиреннән дүрт айдан әйләнеп кайтты.


Бүгенге көндә Петр дәдәй сыман техниканы яратучылар тагын бармы икән?! Мәктәптә алтынчы класста укыганда (13 яшендә!) тракторның пускачыннан двигательне файдаланып һәм вентилятор көйләп, чаңгыларга утыртып аэрочана ясаган ул. Сигезенче класста чакта циркулярка пычкысын, такта яра торган тракторны ремонтлап куйган. Авылда сигез класс тәмамлагач, Петр Степанов Чаллыдагы механизаторлар әзерли торган курсларда тракторчы, комбайнчы, һәм шофер һөнәрләрен үзләштергән.


Баганага эленгән пропеллер, шулай ук генератор, ЗИЛ аккумуляторы кулланып электр энергиясе бирә торган җайланмага кадәр ясаган ул. Электр белән кисеп-ябыштыру аппаратын да ул үзе ясый иде. Микрометрлар белән үлчәп, мотоблоклар, төрле эчке янулы двигательләр, моторлы велосипедлар да ясады. Әтисе Александр дәдәй тегермәнче булып эшләгәндә, тегермәнне дә көйләп бирә иде.


Үзе көйләгән ватык сәгать, телефон, гармун, баян һәм телевизорны сатып алырга мөмкинлеге булмаган тирә-яктагы өлкәннәргә бүләк итүче юмарт кеше иде бу авылдашыбыз.
Авылда беренче фотоаппаратны тоткан кеше дә Петр дәдәй булды. Язын-көзен иртә караңгы төшә, безнең югары очта кара туфрак, аякка ябыша, мәктәптә укыганда ук фанерага лампочка куеп, аңа батарея беркетеп, авылда беренче фонарьне ясаучы да Петр дәдәй була.


— Аңа карап без дә фонарь ясадык, — дип искә ала аны яшьлек дусты Алексей Фролов. — Берсендә Петр мине үзләренә кунакка чакырды. Өйләренә керсәм, унлап аккордеон, баян, гармун, тальян тезеп куйган. Уйнарга яраксыз дип ташлыйсы гармуннарның барысын да төзәтеп куйган. Мин бер хромканы алып уйнап җибәрдем. «Бүләк итәм, ал, синең гармунны тарткалап баянда уйнарга өйрәндем, миннән истәлек булыр», — дип, аны үземә бүләк итте. Петрның гармуны хәзер дә аның истәлеге булып өебездә саклана, авылны, яшьлек хатирәләрен искә төшереп, еш кына кулыма шушы гармунны алам. Авыл көйләрен, «Зәңгәр төймә», "Кара карлыгач микән?«не уйнап утырам. Петр да ул көйләрне оста итеп уйный, ә аның әнисе Федора түти бик яратып, матур итеп җырлый иде.


Хатыны, Сарман районының Ләке авылы кызы Пелагея белән алар Зәйдә, парлашып, 50 ел бергә гомер кичерделәр. Петр дәдәй автобус шоферы булып эшләде.


Авылдашларны иң гаҗәпләндергәне, вафатына ун ел алдан ук Петр дәдәйнең үзенә кабер ташы һәм чардуган ясавы булды. Ташка ясалган рульгә «Чолык Питере» дип язган һәм туган көне белән елын да уеп куйган. «Үлгән көнен үзегез язарсыз», — дип әйтеп калдырган ул Пелагея түтигә.


Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.


Фотолар гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев