Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Прокурор аңлата: Табылган банк картасыннан акча алу — ул җинаять

Соңгы вакытта чит кешенең банк картасын табып, аннан файдалану, кибетләрдә товар алу очраклары теркәлә. Чит кешенең банк картасыннан файдаланган өчен законда нинди җәза каралган соң?

Әлеге сорауга шәһәр прокуроры Сергей Урванцев җавап бирә.

— Чит кешенең банк картасын куллану катгый тыела. Урамда табылган карта берничек тә сезнеке була алмый. Суд практикасы нигезендә, чит кешенең банк картасыннан файдалану РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 3нче өлешендә каралган урлау, ягъни банк счетыннан чит милекне яшерен урлау буларак квалификацияләнә.

Шуңа күрә андый картадан акча алган яки аны товар сатып алуда кулланган өчен 80 мең сумга кадәр яисә алты айга кадәр хезмәт хакы яки башка керем күләмендә штраф салынырга яисә хөкем ителүче алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Банк счетыннан акча урлау, урланган сумманың күпме булуына карамастан, авыр җинаять булып санала. Россия Җинаять-процессуаль кодексы нигезендә мондый төр җинаять эшләре зыян күрүче белән татулашу сәбәпле туктатылырга тиеш түгел һәм суд тикшерүенең аерым тәртибендә карала алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев