Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Профориентация кысаларында җитди эш

“Кадрлар” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында мәшгульлек үзәгендә “Һөнәрләр ДиЗАЙны” дип исемләнгән профориентация юнәлешендәге эшлек-ле уеннар цикллары оештырыла башлады.

Шундый уеннарның бер өлеше  тугызынчы сыйныф укучылары катнашында “Топта бул! Кыю бул!» проек-ты буенча үткәрелә. 2024 елда  – 6, 2025 елда 13 эшлек-ле уен уздырылган, аларда 385 тугызынчы сыйныф укучысы катнашкан.  Чаралар яшүсмерләрне хезмәт базарындагы кирәкле һөнәрләргә өндәүгә  юнәлдерелгән. 

“Эшлекле уенны уздыруның төп мәйданчыгы – Зәй политехник көллияте. Моннан тыш, ике очрашу район предприятиеләре мәйданчыкларында узды («Челтәр компаниясе» АҖ филиалының Түбән Кама электр челтәрләре Зәй РЭСы һәм «Татэнерго» АҖ филиалының  Зәй ГРЭСы). Бу укучыларга реаль җитештерү процессларына чумарга һәм, конкрет предприятиеләрдә ихтыяҗ булган белгечлекләргә басым ясап, үзләренең һөнәри өстенлекләрен яңадан карарга уникаль мөмкинлек бирде. Тагын бер чара «Челтәр компаниясе» АҖнең Түбән Кама филиалы белән берлектә Түбән Кама шәһәренең 2нче мәктәбе базасында энергетика сыйныфы укучылары өчен оештырылды”, – ди мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева.

Һәр чара һөнәри ориентация буенча дәүләт хезмәтенә гаризалар рәсмиләштерүдән һәм «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасы аша һөнәри ориентация тестын узудан башланган. Аннары көллият директоры урынбасары Елена Горшенина катнашучылар белән тест нәтиҗәләре турында фикер алышкан һәм уку йортының эшчәнлеге турында сөйләгән, төрле белем бирү программалары һәм укыту шартлары тәкъдим ителгән.

Чараның икенче өлеше мәшгульлек үзәге  белгечләре тарафыннан эшләнгән “Һөнәрләр ДиЗАЙны” эшлек-ле уенын үз эченә ала. Балалар үз предприятиеләрен булдырырга, җитәкче сайларга, вазифаларны бүләргә, һәр катнашучыга үз ролен бирергә тиеш була. 

Йомгаклау этабында проектларны презентацияләү каралган, анда командалар үз идеяләрен район оешмаларының кадрлар хезмәте һәм яшьләр хәрәкәте вәкилләреннән торган жюри каршында тәкъдим итәләр. Мондый презентацияләр укучыларга халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерергә һәм үз карарларын якларга өйрәнергә, һичшиксез, ярдәм итә.

Проект гомуми белем бирү учреждениеләре, урта һөнәри белем бирү йорты, районның эш бирүчеләре һәм оешмаларының яшьләр хәрәкәтләре тарафыннан төзелгән партнерлык мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә тормышка ашырыла. Бу исә балаларга муниципаль район территориясендә кирәкле һөнәрләр алуга юнәлдерелгән һөнәри юнәлеш бирү эшенең нәтиҗәсен көчәйтергә мөмкинлек бирә. Проектта эш бирүчеләргә дә  яшүсмерләргә үз эшчәнлекләре турында мөһим мәгълүмат җиткерергә мөмкинлек бирелә, ә бу киләчәктә предприятиеләрдә кадрлар ихтыяҗын ябу чараларының берсе булып тора. 

Һөнәри юнәлеш бирү проекты хезмәт юлын аңлы рәвештә сайлауга һәм районның кадрлар резервын үстерүгә ярдәм итә торган һөнәри юнәлеш бирүнең нәтиҗәле коралы буларак үзенең әһәмиятен исбатлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев