Православие динен тотучыларның олы уразасы башланды
Ул христианнарның иң зур бәйрәме - Пасхага кадәр дәвам итәчәк.
Православие динендәгеләрнең бүгеннән уразалары башланды. Ул 15 апрельгә кадәр 7 атна христианнарның иң зур бәйрәме - Пасхага кадәр дәвам итәчәк.
Әлеге ураза исә ел дәвамында булган уразалардан иң катгые булып тора.
Уразада ит-сөт, йомырка, терлек мае ашаудан тыелып тору белән беррәттән начардан арыну, телеңне, нәфесеңне тыю, гайбәт һәм ялганны туктату да кирәк. Ураза тәнне савыктыра – күп азыктан җиңеләеп калган тән авыруларга да бирешми. Бу чорда төп ризыклар – үсемлек мае, кысыр аш.
"Үзең, ураза тотканда башкаларны да онытма. Ачларны туендыр, эчәсе килгәннәрнең сусавын бас, авыруларның хәлен бел, елаучыларны һәм кайгыда булучыларны юат, барча кешегә җараулы һәм хәерле бул", дип өйрәтә изге китап.
Фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев