Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Поповкада балалар десантчылар белән очрашты

Поповка мәдәният хезмәткәрләре Һава десанты гаскәрләре көне уңаеннан десантчы егетләр белән очрашу үткәрде. Очрашу балалар белән узды.

Көчле, батыр, кыю десантчылар һәрвакыт беренче булып Ватанны саклауга басарга әзер. Алар - Ватанга тугрылыкның ачык мисалы.

Очрашуга килүчеләр арасында Поповка егете, район десантчылар берлеге рәисе Борис Кондрабаев, Батырлык ордены белән бүләкләнгән Георгий Борисов та бар иде.

Кунаклар балаларга үзләренең хезмәтләре турында сөйләделәр, балаларның сорауларына җавап бирделәр. Балалар зур кызыксыну белән десантчы егетләрне тыңладылар. Парашюттан беренче тапкыр сикерүнең ничек узуы, куркыныч булу-булмавы балаларга кызык иде.

Фото авыл мәдәният йортыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев