Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Поповка авылында да маскировка челтәрләре үрә башладылар

Район-шәһәрдә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен 29 пунктта маскировка челтәрләре үрәләр.

Районда маскировка челтәрләре үрүче авыллар саны арта бара. Бу эшкә кушылмыйча калучылар берничә генә авылдыр. 
16 декабрьдә поповкалылар да бу мөһим эшкә кушылды. Поповка халкын челтәр үрергә «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме авылга килеп өйрәтте. 

«Район-шәһәрдә 29 пунктта маскировка үрү мәйданчыклары эшли. Маскировка челтәре — хәрби хәрәкәтләр зонасында иң мөһим әйберләрнең берсе. Челтәрләр хәрби техниканы һәм сугышчыларны дисклокацияләү урыннарын яшерү өчен билгеләнгән. Без үргән челтәрләр сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Хәрбиләрдән маскировка челтәрләренә заявкалар бик күп. Безгә кушылыгыз!» — ди «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова. 

Челтәр үрүчеләрнең барысын да бер теләк — егетләребезнең җиңү белән исән-сау кайтулары берләштерә. 

Фотолар волонтерлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев