Полиция искәртә: «Компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү очраклары арта»
Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә ике мошенниклык очрагы теркәлгән.
Зәйдә яшәүче берәү интернет-сайттагы белдерү буенча моторлы көймә сатып алам дип, 243 мең сум акчасыннан колак каккан.
Ә бер кеше исеменә аның шәхси мәгълүматларын кулланып, 8 мең сумлык микрозайм рәсмиләштергәннәр.
Узган атнада компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү очраклары да кабатланган.
«2024 елның 6 аенда район эчке эшләр бүлегендә компьютер мәгълүматына хокуксыз керүнең 68 очрагы теркәлгән теркәлде (узган елның шул ук чорында бу сан 10 иде). Агымдагы елда әлеге җинаятьләрнең Татарстан Республикасында 6,5 мәртәбә артуы күзәтелә. Компьютер мәгълүматына хокуксыз керү иң аз өйрәнелгән җинаятьләрнең берсе булып тора, шуңа бәйле рәвештә 2024 елның 6 аенда республикада бары тик бер генә җинаять ачылган. Барлык җинаятьләр гражданнарның ышанучанлыгы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Сак булыгыз, таныш булмаган кешеләрдән килгән хәбәрләргә ышанмагыз», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев