Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Почтальоннарга рәхмәт

2025 елның беренче яртысы өчен район басмаларына язылу төгәлләнде.

Бу эштә без редакция хезмәткәрләренә төп ярдәмчеләр — почта бүлеге хат ташучылары. Алар һәр адресатка газеталарның үз вакытында барып җитүе өчен тырыш хезмәт куя. Басма матбугатны иң күп яздыручы почтальонны ачыклап, «Зәй-информ» тарафыннан рәхмәт сүзләрен җиткерү матур традициясе яши. Быел да бу күңелле мизгелләр үзәк почта бүлегендә үтте.

Район почта хезмәтеннән бирелгән мәгълүматлар буенча бу юлы «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарын иң күп яздыручылар — Раушания Гаптелганиева һәм Ольга Кузнецова. 

«Безнең район һәм шәһәр буенча хат ташучыларыбыз 80гә якын. Алар барысы да үз территорияләрендә яшәүчеләрне газета-журналлар белән тәэмин итүгә игътибарлылар. Без һәр язылу кампаниясе саен иң күп басма матбугат яздыруга ирешкәннәрне ачыклыйбыз», — ди почта хезмәтенең әбүнәчеләр белән эшләү бүлеге җаваплысы Татьяна Асташина. 

Раушания Габделхак кызы шәһәрнең 35нче кварталында һәм Шанхай бистәсендәге брничә урамда почта өләшә. Аның карамагында 24 күпкатлы йорт һәм шәхси йортлар. Быел Раушания ханымның бу хезмәтне башкаруына 11 ел тулган. 

Ә Ольга Кузнецова Яңа шәһәр өлешендә 6 ел хат ташучы булып эшли. Ул 15 күпкатлы йортта һәм шәхси секторда басма матбугат чараларын адресатларга китерә.

— Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сез безнең эшчәнлекне халыкка җиткерүчеләр. Үзегезгә саулык, аякларыгызның талмавын телибез, — диде «Новый Зай» газетасы баш редакторы Роза Илалтдинова, почтальоннарга «Зәй-информ» оешмасы җитәкчесе имзалаган Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев