Почта хезмәткәрләренә сорау зур
Зәй районы буенча почта хезмәте күрсәтүче хезмәткәрләрнең җитешмәве билгеле.
Шул уңайдан район почта хезмәте Бигеш, Баграж, Урта Пәнәче, Төги, Сармашбаш, Яңа Спас, Бохарай авыл җирлекләрендә почта элемтәсе бүлекләре башлыклары кирәк булуы турында хәбәр итә. Шулай ук Кармалка бистәсенә хат ташучы да кирәк. Кызыксынучыларның район үзәк почта бүлегенә мөрәҗәгать итүләре сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев