Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Почта хезмәтендә егерме елдан артык

Бүген, 9 октябрьдә Бөтендөнья почта көне билгеләп үтелә. Аның тарихы 1874 елга барып тоташа. Ул вакытта бу көнне Швейцария башкаласында Бөтендөнья почта берлеге оештырылу билгеләнә.

Һөнәри бәйрәм почта хезмәтләренең дөнья илләренең социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлешен тануга багышланган.

Зәебездә дә почта хезмәтенең  уңышлы эшен билгеләп үтәргә кирәк. Хәзерге вакытта Ирина Карпова җитәкчелегендәге зур коллектив район халкын басма матбугат чаралары, корреспонденцияләр, хатлар белән тәэмин итеп тора. Моннан тыш та почта бүлеге хезмәткәрләренә күп төрле вазифалар йөкләнгән, алар түләү квитанцияләре белән дә эшли, сәүдә эшчәнлеген һ.б. эшләрне дә алып бара.  

Араларыннан егерме елдан артык почта хезмәтендә эшләүче Лилия Арслановага аерым тукталып үтәсе килә. Чаллы педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган кыз, Зәйгә кайтып 8 ел дәвамында шәһәрнең 2нче мәктәбендә балалар укытканнан соң, үз һөнәрен  почта хезмәтенә алыштыра. 

“Ул вакытта районда газета-журналлар яздыручылар, хатлар алышучылар күп иде. Миңа бу күп төрле мәгълүматлардан хәбәрдар булу эше ошады. Һәм почта хезмәтендә шәһәрдәшләребезгә, районыбыз кунакларына  киоскта газета-журналлар тәкъдим итүгә керештем. Киосктан алып даими басма матбугат белән танышып баручыларым бар иде, кешеләр белән аралашу күңелемә хуш килде”, - дип искә ала эшли башлаган вакытларын Лилия.

Хәзер ул шәһәрнең төп почта бүлегендә почта элемтәсе операторы булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев