Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Питрауга рәхим итегез!

Быел районыбызның Кашкатау итәгендә Питрау бәйрәмен билгеләп үтүгә 25 ел тула.

Шул уңайдан керәшен халкының милли бәйрәмен аеруча киң масштабта уздыру күздә тотыла.

Питрау бәйрәме 12 июльдә кичке сәгать 5тә традицион төстә Кашкатау итәгендәге күркәм табигать кочагында башлана.

Программада төп сәхнәдә:

17:30 — «Халыкның нык бәйләнеше» дип исемләнгән театрлаштырылган тамаша;
18:00 — бәйрәмне ачу тантанасы;
18:30 — республиканың танылган эстрада артистлары чыгышлары;
20:30 — «Питрау чибәре-2024» , «Гаиләм — гомер бишегем», «Ашамлык», «Моңлы тавыш 60+», «Балалар керәшен җыруларын әйтә» бәйгеләре җиңүчеләрен тәбрикләү тантаналары;
21:00 — Татарстанның халык артисты Виталий Агапов чыгышы.

Кече сәхнәдә бәйгеләр:

17:30 — «Балалар керәшен җыруларын әйтә»;
18:00 — «Питрау чибәре-2024»;
19:00 — «Гаиләм — гомер бишегем»;
20:00 — «Моңлы тавыш 60+»

Төрле мәйданчыкларда милли уеннар, спорт ярышлары уздырыла һәм инде, әлбәттә, бәйрәм кичке сәгать 10да Питрау учагы тирәли әйлән-бәйлән белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев