Питрау бәйрәме аланында күп төрле шөгыльләргә урын бирелде
Кече сәхнәдә “Моңлы тавыш 60+” бәйгесен күзәтергә мөмкин булды.
Аңа каршы урында печән өсте күренеше тере картина итеп гәүдәләндерелде, мәхәббәт шалашында парларга икәүдән-икәү генә калып серләшергә дә мөмкин иде.
Алга таба авыл җирлекләре төрле милләтләрнең ишегалларын чагылдырды. Аерым мәйданчыкларда кәрзин үрү, эшләпә ясау, энә кадагыч тегү, түшлекләр әзерләү мастер-класслары алып барылды. Ә уңганнар ризык әзерләү бәйгесендә катнашты.
Ә инешнең аръгы ягында “Балалар җыру әйтә” бәйгесе оештырылды, сәүдә рәтләре, күңел ачу мәйданчыклары эшләде. Балалар төрле уеннарда, аттракционнарда күңел ача алды. Андагы манзара һәр бала күңеленә хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев