Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пиротехника эшләнмәләрен сату һәм саклау урыннарында тикшерүләр үткәрелә

Зәйдә пиротехника эшләнмәләрен куллануда гадәттән тыш хәлләргә юл куймау максатында профилактик рейдлар уздырыла.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан  район  янгын күзәтчелеге пиротехника әйберләрен сату урыннарында рейдлар үткәрәләр. Рейдлар барышында сатыла торган пиротехника продукциясенең сертификатлары булу-булмавы тикшерелә.

Исегезгә төшерәбез, көнкүреш билгеләнешендәге пиротехника әйберләре ваклап сату кибетләрендә, кибет бүлекләрендә, павильоннарда һәм киоскларда сатылырга тиеш. Инструкциядә петардалар, бенгаль утлары һәм фейерверклар куллану өчен кагыйдәләр язылган булу мөһим.

Пиротехника әйберләрен сату кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган.

Пиротехника сатып алганда, һичшиксез, аның  инструкциясе белән танышыгыз. Эшләнмәнең яраклылык вакытын тикшерегез. Аны җитештерүче үзе билгели һәм бу срокны озайтырга беркем дә хокуклы түгел.

Пиротехник эшләнмәләрне биналарда, шулай ук түбәләрдә, балкон һәм лоджияларда, шартлау һәм янгын куркынычлары булган объектлар территорияләрендә, электр линияләре янында, концерт һәм тантаналы чаралар үткәргәндә, парклар территориясендә куллану тыела.

Шуны исегездә тотыгыз, 14 яшькә җитмәгәннәргә пиротехника сату тыела.

Бәхетсезлек очрагы булган очракта, кичекмәстән 01 телефонына яки бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәтенә «112» телефонына шалтыратыгыз.

Фото район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев