Пилотсыз системалар гаскәрләре белән контракт төзегәннәрне башка бүлекчәләргә күчермәячәкләр
Пилотсыз системалар гаскәрләре белән контракт төзегәннәрне башка бүлекчәләргә күчермәячәкләр, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.
«Контракт төзегәннәр пилотсыз системалар гаскәрләрендә генә хәрби хезмәт үтәчәк. Аларны башка вазифаларга һәм башка бүлекчәләргә җибәрү тыела», – дип аңлатты ул.
Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен контрактка кул куярга теләүчеләргә аерым кайнар линия ачылды, моның өчен 117 номерына шалтыратырга һәм 4 төймәсенә басарга кирәк. Әгәр дә кандидат беренчел параметрлар буенча пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт төзүгә туры килә икән, аның контракт мәгълүматларын сайлап алу пунктына тапшырачаклар.
Яңа гаскәрләрнең хәрбиләре, «Герань»нән алып, «Странник» чылбырлы тәгәрмәчле дроннар һәм экипажсыз катерларга кадәр – пилотсыз очучы, йөзүче яки хәрәкәтләнүче барлык җайланмалар белән идарә итәчәк.
Хезмәт итүнең минималь вакыты – 1 ел.
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итү шартлары гадәтиеннән аерыла. Хезмәт итү срогы, контракт азагына кадәр хәрби хәрәкәтләр төгәлләнмәгән очракта да, автомат рәвештә озайтылмый.
Моннан тыш, хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр, уку Татарстанга якын төбәкләрдә ике айдан да ким булмаган вакыт эчендә узачак.
Компьютер уеннарын яратучыларның мондый гаскәрләргә эләгү мөмкинлекләре зуррак, чөнки аларның бармаклары шомарган, интерфейсны әйбәт белүләре өйрәтү процессын тизләтә.
1 гыйнвардан Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләр 2,9 миллион сумга кадәр арттырылды – бу илдә иң югары түләүләрнең берсе һәм Идел буе федераль округында иң югарысы. Бу түләү ике өлештән тора: 2,5 миллион сум Татарстан бюджетыннан бүлеп бирелә, ә 400 мең сумны министрлык тәэмин итә.
Моннан тыш, бүгенге көндә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 3 меңгә якын ярдәм чарасы гамәлдә.
Чыганак: Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев