Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

“Пятница” телеканалы төшерүче кулинар шоу тапшыруында зәйлеләр дә катнаша

3-4 июльдә Казанда «Пятница» телеканалы Константин Ивлев җитәкчелегендә кулинар шоу тапшыруы төшерә. Анда зәйлеләр дә катнаша. Проект авторлары Татарстанда яшәүчеләрнең Сабантуй бәйрәмен – милли колорит һәм традицияләрне, аш-сулары һәм мәдәнияте үзенчәлеген күрсәтергә планлаштыралар.

Константин Ивлев — илнең иң популяр шеф-повары. Аңа иң яхшы рестораторлар киңәш сорап мөрәҗәгать итә, Россиянең күп кенә аш-су осталары һәм һәвәскәрләре аңардан осталыкка өйрәнергә хыяллана.

— Тапшыруда төрле илләрдән килгән яшьләр төрле ризыклар ясау осталыгы буенча ярышалар. Хәтта эчәк юып, тутырмага әзерләү ярышы да бар. Безнең район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә кызыклы проектны төшерүдә катнаштылар. Безгә проектта катнашу онытылмаслык тәэсирләр калдырды, — ди Югары Пәнәче мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.

Тапшыру сентябрь аенда эфирга чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев