Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Петр Уразайкин: «Хәрбиләребез ярдәм кулы сузучы һәркемгә рәхмәтле»

Зәй делегациясе махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәмне илтеп кайтты.

Гуманитар ярдәмне район хакимиятеннән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин озата барды.

Петр Сергеевич махсус хәрби операция зонасында өч мәртәбә булды. Ә өлешчә мобилизация игълан ителгәч тә, ул районнан Ватан сагына басучы егетләр белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә булып, Казанда хәрби өйрәнүләр узганда алар янында еш булды. Гуманитар йөкне аның белән бергә «Зәй җылысы» хәйрия фондыннан Дмитрий Соловьев, машина йөртүчеләр, бертуганнар Виталий һәм Семен Софиннар, Рөстәм Латыйпов озата барды.

Без Петр Сергеевич белән районда гуманитар ярдәм җыю эше, Зәй егетләре белән күрешүләре, алган хис-кичерешләре буенча әңгәмә кордык.

— Петр Сергеевич, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм алып баруыгыз, Зәй егетләре белән күрешүегез турында сөйләп китегез әле...

—Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк район башлыгы Разиф Кәримов өстенлекле бурычларны билгеләде: болар — махсус хәрби операция мәсьәләләрен хәл итү, хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итү, гуманитар ярдәм җыю һәм башкалар. Зәйлеләр бу уңайдан зур эш башкаралар.

Фронт сызыгы буйлап 5 мең километрдан артык юл үтеп, егетләребез хезмәт итә торган Донецк, Запорожье, Херсон, Луганск өлкәләрендә булдык. Зәй районыннан ике машина белән 20шәр тонна авырлыктагы гуманитар йөк илтелде. Аның берсе госпитальләргә булса, икенчесе — хәрбиләргә.

Барлык муниципалитетлардан да махсус хәрби операция зонасына зур фуралар бармый. Ә зәйлеләр хәрбиләребезгә махсус хәрби операция башланганнан бирле барлыгы 290 тонна гуманитар ярдәм җыеп озатты. Бу юлы без егетләргә 1200 исемле посылка алып бардык. Зәй егетләре хезмәт итүче барлык полкларда да булдык. Егетләр туган яклардан килгән ярдәмгә бик сөенәләр. Гуманитар ярдәм җыюда үзләреннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәтле алар. Район яңалыклары белән кызыксыналар, иң беренче сораулары да район газеталарын алып килдегезме, дигән сорау булды.

Хәрбиләрнең хезмәте, көнкүреше белән дә таныштык. Безнең егетләр иң җаваплы урыннарда хезмәт итәләр. Ә командирларыннан Зәй егетләре турында бары тик мактау сүзләре генә ишеттек. Алар барысы да катлаулы хәрби шартларда махсус хәрби операция территориясендә батырларча хезмәт итәләр, үзләренең хәрби бурычларын лаеклы үтиләр. Үзләренең тәртипләре, хәрби әзерлекләре ягыннан үрнәк егетләребез. Командование куйган барлык хәрби бурычларны сыйфатлы һәм төгәл үтиләр.

— Сезнең инде бу махсус хәрби операция зонасына беренче мәртәбә генә баруыгыз түгел. Чираттагы сәфәрдән соң карашыгыз ничек үзгәрде?

— 2022 елның декабрендә Лисичанкта булдык. Үзгәрешләр бар, әлбәттә, чагыштырырга була. Бу юлы Мариуполь, Донецкта заманча микрорайоннарны күрдек, төзелеш бара, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, юллар ремонтлана. Биредә яшәүче халык өчен бик күп эшләнә. Җирле халык Россия инфраструктураны ныгыту буенча зур эш алып баруын аңлый. Без булган урыннарда Россия флаглары эленеп тора. Болар барысы да патриотизм турында сөйли. Мондый уңай үзгәрешләр, әлбәттә, сөендерде.

— Зәйдә волонтерлык, хәрбиләргә, фронтка ярдәм итү юнәлешендә эш ничек оештырылган?

— Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк зәйлеләр хәрбиләргә, Лисичанск һәм Рубежное халкына актив ярдәм итә. Бу вакыт эчендә дистәләгән гуманитар ярдәм рейсы озатылды. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә, Луганск, Рубежное өлкәләренә беренчел кирәкле товар, шул исәптән 11 берәмлек автотранспорт, 210 электр генераторы, җылылык җайланмалары һәм насослар, азык-төлек, киемнәр, гигиена һәм реабилитация чаралары, дистәләгән мең квадрат метрда маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре һәм башка бик күп әйберләр илтелде.

Районда гуманитар ярдәм җыю буенча актив эш бара. Предприятие-оешмалар, эшмәкәрләр, район-шәһәр халкы үзеннән ярдәм кертергә тырыша. «Техно» заводы, ГРЭС, шикәр заводы, «Гидромаш», автомобиль юллары идарәсе һәм башка предприятие-оешмалар гуманитар ярдәм җыюда һәрвакыт ярдәм итәләр.

Фронт сызыгында хәрбиләргә маскировка челтәрләре бик кирәклеген билгеләп үтәсем килә. Зәй районында бу эшне беренчеләрдән булып Елена Хисаметдинова оештырды. Аның башлангычында хәзер маскировка челтәрләре бик күп авыл
җирлекләрендә үрелә. Һәр авыл, шулай ук шәһәрдә яшәүчеләр дә фронт өчен нәрсә дә булса эшләргә тырыша. Кышкы вакытта окоп шәмнәренә ихтыяҗ зур. Аның белән хәрбиләр җылыналар да, киемнәрен дә киптерәләр, шулай ук ризык та әзерли алалар. Яңа юнәлеш — яраланган хәрбиләр өчен култык таяклары ясау. Аларны Александр Бистәсе, Сәвәләй мәктәпләрендә һәм шәһәрдә 9нчы мәктәптә ясыйлар. Шулай ук игелекле йөрәкле хатын-кызларыбыз хәрбиләргә тиз пешүче ашлар әзерли, оекбашлар бәйли һәм тагын бик күп башка эшләрне санарга була.

«Зәй җылысы» хәйрия фонды вәкилләре Марат Кыямов, Дмитрий Соловьев, Валентин Атласов хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюда зур эш алып баралар. Алар егетләрнең һәрберсе белән тыгыз элемтәдә торалар. Политехник колледж студентлары, өлкән класс укучылары гуманитар ярдәмне машиналарга төяүдә булышалар. Эшмәкәр Анатолий Шалафаев маскировка челтәрләре үрү, гуманитар ярдәм җыю өчен биналарны бушлай бирде. Гомумән, Зәй предприятие-оешмалары җитәкчеләренә һәм коллективларына зур рәхмәт.

— Хәрбиләрнең гаиләләренә нинди социаль ярдәм чаралары күрсәтелә?

— Әлеге гаиләләрдәге балалар мәктәпләрдә бушлай туклана, балалар бакчаларына, түгәрәкләргә йөргән өчен түләү алынмый. Шулай ук район балалар ял-сәламәтләндерү лагерьларында бушлай ял итәләр. Әлеге гаиләләрдәге балалар район башлыгы, рес-публика Рәисенең "Чыршы бәйрәмнәре" ндә катнаштылар. Махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләре дә моның өчен рәхмәт җиткерделәр.

Гаиләләрдән кергән гаризалар буенча утын белән тәэмин итәбез. Бу уңайдан «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Сергей Хватковның зур өлеш кертүен билгеләп үтәсе килә. Ул шәхсән мобилизацияләнгән гаиләләрне утын белән тәэмин итү мәсьәләсе белән шөгыльләнә. 112 гаиләгә утын китерелде инде. Утын белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы аша Зәй һәм Түбән Кама урман хуҗалыклары тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев