Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Петр Уразайкин: «Үзара салым акчаларын кулланганда коррупциячел гамәлләргә юл куймау — көн үзәгендә»

Татарстанда авыл җирлекләрендәге әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү өчен гражданнар арасында үзара салым программасында катнашу тәҗрибәсе дәвам итә.

Билгеле булганча, үзара салым – төзекләндерүгә, җирле әһәмияттәге башка мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелә торган гражданнарның ирекле кертеме ул. Быел да Зәй муниципаль районында  үзара салым программасында барлык 22 авыл җирлеге дә катнаша. Программа җыелган сумманың хөкүмәттән 4 тапкырга арттылылган күләме кушылу белән отышлы. Монда акчаларның тәгаенланган эшләргә максатчан кулланылуы җитди контрольдә тора. Әлеге темага әңгәмәбез район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин белән. 

- Петр Сергеевич, быел районда үзара салым күләме бер гражданга якынча күпмедән билгеләнде?

- Татарстанның төрле торак пунктларында үзара салым күләме аерыла. Зәй муниципаль районында 2025 елда торак пункт территориясендә яшәү урыны буенча теркәлгән балигъ булган һәр кешедән  уртача үзара салым күләме 600 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта гражданнар керткән һәр сумга Татарстан Республикасы бюджетыннан тагын дүрт сум бүлеп бирелә.

- Быел нигездә әлеге акчалар нинди эшләргә юнәлтелә?

- Җыелган акчалар территорияләрне төзекләндерүгә, торак пунктлар эчендәге юлларны ясауга һәм ремонтлауга, урам яктырткычларын яңартуга, зират коймаларына һәм аларда төзекләндерү эшләре башкаруга, чишмә территорияләрен һәм балалар мәйданчыкларын ясауга, мәгълүмат стендлары сатып алуга, янгын гидрантлары урнаштыруга һәм гражданнар җыеннарында билгеләнгән башка проектларга тотыла.

- Үзара салым түләүдән азат ителүчеләр, ташламаларга ия булучылар бармы?

-  Көндезге формада укучы студентлар, I төркем инвалидлар, ялгыз яшәүче, аз керемле  өлкән яшьтәге гражданнар, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар кебек аерым категорияләргә керүчеләргә өчен ташламалар һәм үзара салым түләүдән азат ителү каралган.

- Үзара салым программасында кемнәр катнашачагы ничек хәл ителә? Җыелган акчаларның максатчан кулланылуы ничек күзәтүгә алына? Ришвәтчел гамәлләргә юл куймауга да тукталып үтегез әле 

- Үзара салым кертү һәм акчаларны юнәлтү турындагы карар гражданнар җыеннарында кабул ителә, анда халык җыелган акчаның нәрсәгә тотылачагын үзләре билгели. Зәй муниципаль районында мондый җыеннар ел саен октябрь-ноябрь айларында үткәрелә.  Ә ришвәтчелеккә юл куймау, акчаларның максатчан кулланылуы җитди күзәтүдә. Беренчедән, процедураларның үтә күренмәлелеге тәэмин ителгән. Җыеннар нәтиҗәләре һәм үзара салым кертү турындагы карарлар җирлекләрнең рәсми сайтларында һәм башка мәгълүмат чыганакларында бастырып чыгарыла. Авыл җирлекләре башлыклары һәр елның гыйнварында гражданнар җыеннарында үзара салым акчаларының кайларга файдаланылуы турында ел саен хисап тоталар, мәгълүмат шулай ук рәсми сайтларда бастырыла. Икенчедән,  районда үзара салымы кысаларында конкурс процедураларын куллану гамәлдә, алар проектларны гамәлгә ашыру өчен подрядчыларны сайлауга кагыла. Билгеле булганча,  үзара салым акчаларын куллануны контрольдә тотуны тәэмин итү коррупция куркынычын булдырмауның мөһим аспекты булып тора. Зәй муниципаль районында гражданнарның үзара салым акчаларын тотуга контрольлек итүгә тиешле игътибар бирелә. Ел саен район башлыгы кушуы буенча «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының контроль-хисап палатасы» оешмасы рәисе һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы  ярдәмчесе составындагы эшче төркем тарафыннан гражданнарның үзара салым акчалары хисабына авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү эшләре фактта ничек башкарылуы урыннарга чыгып тикшерелә,  контрольгә алына. Аннан соң районда коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышларында бу хакта мәгълүмат доклады ясала. Мәсәлән, әлеге максатларда 2023 елда 11 авыл җирлеге тикшерелгән, 2024 елда – 3 авыл җирлегендә шундый тикшерүләр үткәрелгән. Ә быел исә ел азагына кадәр  10 авыл җирлегендә тикшерүләр үткәрү планлаштырылган. Шулай итеп, үзара салым  райондагы торак пунктларны заманчалаштыру, халык өчен уңайлыклар тудыруда  мөһим корал булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев