Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Педагоглар заманча белемнәр үзләштерә

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Педагоглар һәм остазлар» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Самара социаль-педагогика университеты базасында гомуми белем бирү оешмаларының балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлекне алып баручы һәм тәрбия эше буенча директор киңәшчеләре өчен квалификация күтәрү буенча өстәмә укулар узды.

10 төбәктән 250 киңәшче белем алуда катнашты, шуларның 4се – Зәй районы педагоглары булды. Биш көн дәвамында программада катнашучылар тәрбия эшенең заманча ысуллары теориясе белән таныштылар, практик дәресләрдә һәм семинарларда нәтиҗәле аралашу инструментларын үзләштерделәр һәм уңышлы региональ практикалар турында фикер алыштылар. Уку кысаларында интерактив лекцияләр, практик дәресләр һәм семинарлар узды.

 «Бу укыту безгә заманча мәктәп укучыларын тагын да яхшырак аңларга, кызыклы чаралар оештырырга  һәм балалар өчен чын дуслар һәм остазларга әверелергә ярдәм итәчәк» - дип билгеләп үтте Ринат Фәрдиев исемендәге  татар гимназиясе директоры киңәшчесе Дания Әүхәдиева.

Без укытучыларыбызның даими үсүе һәм үз һөнәрләрендә яхшы булырга омтылулары белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев