Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Педагог Венера Степанова вафат

Бүген Зәй талантлы педагог, «Каенкай» балалар бакчасы мөдире — Венера Фаил кызы Степанова белән хушлаша. Аның гомере кисәк өзелде. Бу елның 16 июлендә аңа 55 яшь тулган булыр иде.

Венера Фаил кызының утыз еллык педагоглык стажына ия. Зәй кызы кече яшьтән актив бала буларак яшьтәшләре арасында аерылып тора. Инде мәгариф өлкәсендә җаваплы вазифаларны биләгәч тә ул төрле чараларда актив катнашуы белән билгеле булды. Венера ханым профсоюз эшчәнлегендә дә активлык күрсәтте.

1989 елдан Венера Степанова шәһәрнең 6нчы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытты, 2005 елдан директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифасы йөкләнде, инде соңгы ун елда Иске Зәй бистәсендәге «Каенкай» балалар бакчасын җитәкләде.

Венера Фаил кызының иҗат инициативасы күпкырлы, ул үзенә йөкләнгән эшне генә башкарып калмый, педагогларга балалар коллективын туплауда, төрле чаралар оештыруда ярдәм итте. Венера Фаил кызы күп кенә проектларның, шулай ук укучылар һәм педагоглар өчен барлык бәйрәм чараларының актив инициаторы булып торды, югары оештыру сәләтенә ия булды.

Венера Фаил кызы иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлек белән дә шөгыльләнде. 1992 елдан участок сайлау комиссиясе секретаре, ике тапкыр Бөтенроссия халык санын алуда катнашкан кеше. Венера Фаил кызы педагогларның иҗади инициативаларын хуплый һәм стимуллаштыра, коллективта уңайлы климатка ярдәм итә, ата-аналар, җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек итә. Күбрәк, яхшырак эшләү теләге аңа һәрвакыт хас булды. Шуның өчен ул хезмәттәшләренең, тәрбияләнүчеләренең һәм ата-аналарының абруен һәм хөрмәтен казанды. Венера Фаил кызы «2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» медале, Зәй муниципаль районы башлыгы грантының «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» номинациясе җиңүчесе, ТР Мәгариф министрлыгы Мактау грамотасына һәм башка бик күп бүләкләргә ия иде.

«Зәй — информ» коллективы Венера Фаил кызының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев