Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Педагог Ирина Васильева: «Һәр балада кояш бар, тик аңа балкырга ирек бирегез»

Ирина Васильеваның хезмәт стажы — 28 ел. Ул — «Укытучы — мастер» гранты иясе, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе җиңүчесе.

«Туган телебездә белем бирү миңа зур бурычлар йөкли. Бөек шәхесебез Риза Фәхретдин әйткәнчә: „Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш“. Минем төп бурычым — укучыларымда белемгә омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирергә, үзлегеңнән белем алырга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Мин бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Жавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында — фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында — укучыларның күзләрендә... Дәресләрем аша укучыларымны туган телемнең сихри бакчасына алып керәм, туган телемдә сайраган кошларның моңнарын тыңларга өйрәтәм, туган телем аша халкымның тәрбия кануннарын аңнарына җиткерергә тырышам», — ди 6нчы мәктәп укытучысы Ирина Ивановна.

Укытучы заман белән бергә атлый, шуның өчен ул гомер буе өйрәнергә, гомер буе камиллеккә омтылырга, үз предметын яхшы белергә, тәлапчән булырга тиеш. Ирина Васильеваның дәресләрендә һәрвакыт ижади күтәренкелелек, ике яклы жылы атмосфера хөкем сөрә. Укучыларын фикер йөртергә, хыял дөньясына алып керергә, төрле эш алымнары аша балаларда дәрес материалына карата кызыксыну уятырга тырыша. Билгеле булганча, баланың уйлау сәләте, ижади фантазиясе туган тел дәресләрендә ачыла.

«Минем омтылышым — һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү — минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм», — ди укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев