Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Педагог — инспектор

Педагоглык тәҗрибәсе аңа инспекторлык хезмәтендә ярдәм итә.

Җәза үтәтү инспекциясенең район бүлегендә кыек юлга басканнарны төзәтүгә йөз тотып, тырыш хезмәт куючылар эшли.
Араларыннан Алексей Танчук — әле яшь кенә булуына карамастан, шактый авыр характерлы кешеләр белән эшләүгә җитди әзерлекле булып килгән хезмәткәр. Ул җиде еллык педагогик хезмәттән соң шартлы хөкем карарын үтәүчеләр белән эшләүгә алынган.

— Шактый четерекле хезмәт булса да, алдан педагогик стажым булу бу эштә психологик сыйфатларны кулланып эшләүдә ярдәм итә. Педагог белән инспектор арасында аерма зур кебек тоелса да, башта укучылар педагогы булсам, хәзер тайгак юлга басканнар өчен педагог вазифасын үтим, дисәм дә, ялгыш булмас, — ди Алексей Владимирович.

31 яшьлек Алексей Танчук 7 ел шәһәрнең 3нче мәктәбендә технология һәм тормыш иминлеге нигезләрен укыткан, ә 2022 елның июненнән җәза үтәтү инспекциясенә урнашкан.

Тумышы белән ул Казахстаннан. 2000 елда аның әти-әнисе районның Яңа Спас авылына күченеп кайткан. Әнисе гомер буе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән, шуңадыр алар абыйсы белән бергәләп әниләре һөнәрен дәвам итәргә карар кылганнар. Ике туган Алабуга педагогика институтында югары белем алалар. Тик Алексейның күңелендә кече яшьтән «погонлылар» һөнәренә кызыгу кереп кала. Хәтта педагоглык һөнәрен сайлаганда да ул яшь буынны хәрби әзерләүгә йөз тоткан тормыш иминлеге нигезләре укытучысы булуга өстенлек бирә. Укуын тәмамлауга армия хезмәтенә алына, биредә погонлылар һөнәре аны тагын үзенә бөтереп ала. Шулай да хәрби хезмәтен тутырып кайтуга беренче мәхәббәте белән тормыш корып җибәрү, гомер юлдашының да педагог булуы хыялындагы һөнәргә кереп китүне бераз кичектерә.

Ә мәктәптә җиде ел эшләгәннән соң ул эчке эшләр бүлегенә урнашу нияте белән хәрби комиссариатка медицина күзәтүләре үтәргә килә. Һәм биредә җәза үтәтү инспекциясенә хезмәткәрләр кирәклеген белеп ала, өстәвенә, бу хезмәттә педагогик белемгә өстенлек тә бирелә.

«Шул рәвешле хәзер менә ел ярым инде кыек юлга басканнарны профилактик эшчәнлек нәтиҗәсендә төзәтү, аларның проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән хезмәттәмен. Әлбәттә, эш барышында төрле ситуацияләр була, ә менә иң сөендергәне — җинаять җаваплылыгына тартылучыларның үз ялгышларын аңлап, хезмәт куеп, тыныч тормыш юлын сайлаулары», — ди инспектор.

Алексей Танчук турында инспекция җитәкчесе Андрей Иванов та бары уңай фикерләр генә белдерде.

— Кешеләр тормышын яхшыга үзгәртүнең никадәр мөһим булуын аңлап эшләүче инспектор ул. Мөгаен, мәктәптә яшүсмерләр белән эшләү дә аны безнең хезмәткә тулы әзерлекле итеп китергәндер, чөнки шартлы хөкем алучылар арасында балигъ булмаганнар да бар. Ә аларның психологик халәтен яхшы аңлап эшләү, аларны кабат хокук бозуларга бармаска өндәү бик кирәк. Алексей Владимирович, бу уңайдан яшь булуына карамастан, тәҗрибәле хезмәткәр, — ди Андрей Васильевич.
Гаиләсендә дә яшь әтинең абруе зур. Ике баласы, бигрәк тә беренче сыйныфта укучы улы аның белән горурланалар. Улы әтисе фуражкасын киеп, тәртип сакчысы булып уйнарга бик ярата икән. Алексей Танчук балаларына үрнәк булып тормыш итүенә бик шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев