Патриотлар хөрмәтләнде
Иске Зәйдә маскировка челтәрләре үрүчеләр өчен матур чара үтте.
Махсус хәрби операция зонасына мас-кировка челтәрләре үрүче олы йөрәкле апаларны яшьләр үзәгенә патриотик чарага чакырдылар.
Алар өчен сугыш еллары җырларына багышланган патриотик музыкаль программа уздырылды.
– Чарада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә маскировка челтәрләре үрүче олы йөрәкле хатын-кызлар катнашты. Сугыш чоры җырлары! Күпме солдатның йөрәген җылыткан алар! Бу көнне яшьләр үзәгендә сугыш чорлары җырлары яңгырады. Үзәккә йөрүче яшүсмер егетләр апалар белән биеп тә алды, – ди яшьләр үзәге җитәкчесе Алла Уразайкина.
Чарада катнашучылар алга таба эшләргә илһам, дәрт алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев